Баулы районының Исергәп авылында татар халкының милли ризыгы — күзикмәккә багышланган бәйрәм чарасы узды. Ул авылның имам-хатыйбы, тарихчы Камил Шәмсуаров идеясе белән үтте.
“Тау-Кыйбла” чишмәсе яны бәйрәм мизгелләреннән шаулап торды. Авыл апалары күзикмәк, чәй ризыклары пешереп алып килде.
— Борынгы бәйрәмнәрне онытып бетерергә ярамый, — диде 80 яшен тутыручы Зинура апа Гарифуллина. — Килен булып төшкән вакытлар искә төште. Бүген дә күзикмәкне яратып пешерәбез. Катык күзикмәге пешерү өчен, 3 йомырка, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 0,5 литр катык, бер чеметем тоз, шикәр комы, чәй содасы, он кушып, йомшак итеп камыр басам. Җәймәләрне майлы табада пешерәм. Мичтә кабарып пешә иде, газ плитәсендә алай ук түгел.
Авыл тарихын барлап, китап итеп бастырып авылдашларына тараткан Камил Шәмсуаров “Күзикмәк” бәйрәменең тарихын бәян итте.
— Исергәп авылында Әдһәмов Һарун исемле патшаның писере яшәгән, — дип сөйләде ул. — Патшаның җәмәгате, татар авылында катыктан күзикмәк пешерәләр, дип төш күргән. Патша Һарунга шул ризыкны пешертергә боера. Һарун авылга кайтып, хатыны Гыйлемхаятьтән катык күзикмәге пешертә. Һарунга алтын медаль тапшыралар. Бу медальне Һарунның кызы Бәхрлехаят әби гомере буе саклаган диләр. Шуннан соң авылда “Күзикмәк” бәйрәмен үткәрә башлаганнар. Бу кыйссаны Һарунның оныгы — авылдашыбыз Тәфкил Мирхатипов сөйләгән иде.
Бәйрәмдә “Чишмә”, “Чүпләмле”, “Яулык салыш” кебек күмәк уеннар уйналды. Ахырда чишмә суын самавырда кайнатып, күзикмәк белән сыйландылар.
Индира СӘЙФУЛЛИНА.