• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 03.06.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“БЕР КӨН ҮТКӘЧ КЕНӘ БИЗӘРГӘ ЯРЫЙ…”

“БЕР КӨН ҮТКӘЧ КЕНӘ БИЗӘРГӘ ЯРЫЙ…”

Саба районыннан Нәзирә Васильева авырлыклар белән күзгә-күз очрашканнан соң, өйдә перәннек, зефир, кош теле пешерү белән шөгыльләнә башлый. Тик бу гади ризыклар дип уйларга ашыкмагыз. Нәзирә апа аларны күңел җылысын биреп, бизәкләп, чын сәнгать әсәре дәрәҗәсенә җиткереп ясый.

Нәзирә апа 23 ел тәрбияче булып эшләгән. Кан басымы кисәк күтәрелә башлау сәбәпле, әлеге эшеннән китәргә туры килә аңа. Аннан Нәзирә апа “Сабантуй” спорт оешмасында бер ел методист-инструктор вазыйфасын башкара. Шул елны аңа сынау белән очрашырга туры килә. Биле авырта башлый, аннан аяклары сызлап, утыра алмау дәрәҗәсенә җитә.
— Бу хәл 5 ел элек булды. Операциягә ризалаштым, ләкин, кызганыч, файдасы тимәде. Ярты елдан, йөрергә җиңелрәк булсын дип, умырткалыкка электростимулятор куйдылар. Шуның ярдәме белән йөрим, — ди Нәзирә апа.
Йөреп эшли алмагач, нәрсә белән шөгыльләнеп була икән дип, интернетка мөрәҗәгать итә ул. Аңа перәннек пешерү курслары очрый. Аннан соң зефир һәм кош теле ясарга өйрәнгән. Биле авырткач, Нәзирә апага әлеге эшләр дә авырлык белән бирелә. Утырып эшли алмаганлыктан, бик тиз ардыра, шуңа ял итеп торырга туры килә.
— Перәннек пешерергә 2021 елда Виктория Оловянная җитәкчелегендә 3 ай өйрәндем. Зефир ясау курслары да үттем, сертификатларым бар. Кош телен пешерергә узган елның октябрендә өйрәндем. Әлегә заказларым күп дип әйтә алмыйм. Перәннекне күбрәк балалар бәйрәменә, туган көннәргә сорыйлар. Балаларга бик ошый. Зефирны — туган көннәргә, күчтәнәчкә, ә кош телен күбрәк туй, никахка әзерлим, — ди Нәзирә апа үзенең шөгыльләре турында.
Зефирны — 3, кош телен 1 көндә әзерләсә, перәннек ясарга озак вакыт китә икән. Бер көн камырын әзерләп, суыткычта тота, икенче көнне генә пешерергә ярый. Пешкәч тә, 1 көн үткәч кенә бизәргә була. Шундый катлаулы юллар узганнан соң, искиткеч матур һәм тәмле перәннек килеп чыга.
Альмира МӘҮЛЕТОВА.

Хәбәрләр

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Балтач районында һәр яңа туган бала өчен ата-аналар бер тапкыр 25 мең сум акча ала.

Тәтеш районы Татарстанда беренче булып чәчүне төгәлләде.

Мәктәпләрдә җәйге каникуллар 26 майда башлана һәм 31 августка кадәр дәвам итәчәк.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

БӘХЕТЛЕ БУЛЫР ӨЧЕН, КЕМНЕДЕР БӘХЕТЛЕ ИТӘРГӘ КИРӘК
Татар дөньясы

БӘХЕТЛЕ БУЛЫР ӨЧЕН, КЕМНЕДЕР БӘХЕТЛЕ ИТӘРГӘ КИРӘК

by irekmanager irekmanager
27 мая, 2025
«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»
Сәхнә арты

«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»

by irekmanager irekmanager
29 мая, 2025
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru