ӨЙДӘН ГӨЛ АЛЫРГА ЯРЫЙМЫ?

— Кыз кешегә туган йортыннан гөл алып китәргә ярамый, диләр. Бу динебездә бармы икән, әллә бер хорафат кынамы?
Гөлләрия апа, Теләче районы.Казанның “Саләх” мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт ЮЛДАШЕВ:
— Кыз балага туган йортыннан гөл алып китәргә ярамау — бер хорафат кына. Без фәкать Коръән юлы белән гамәл-гыйбадәт кылырга тиешбез. Ырым-шырымга ышану — ислам динендә зур гөнаһ.
Бу хакта Аллаһ “Маидә” сүрәсендә: “И, мөэминнәр! Аллаһтан башка мәхлукларга табыну, шулай ук ырымлану-багучылык хәрамдыр, шайтан гамәлләреннән булган пычрак эшләрдер. Һәлак булудан котылмаклыгыгыз өчен бу нәҗес эшләрдән ерак булыгыз!” — дигән.

 

Оставьте комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Прокрутить вверх