Помидор кайчак катлы чәчәк ата. Моның сәбәбе нидә икән? Сәрия, Әгерҗе.
Катлы чәчәкләр — ике яки өч чәчәкнең бергә кушылуы. Ул серкәләнү процессы дөрес бармаудан килеп чыга, сәбәбе температураның кисәк үзгәрүе булырга мөмкин. Моңа, гадәттә, эре сортлар бирешә. Алардан формасы бозылган гигант помидор үсә. Тик бу помидор калган уңышның өлгерүен тоткарларга мөмкин. Үсемлек гигант помидорны өлгертергә зур көч куячак. Помидорның тәмендә үзгәреш булмаячак.
Помидорның 7-10 көн саен ян сабакчасын кисеп торыгыз. Аның 2 см чамасы төбен калдырып киссәгез, ул яңаларын озаграк үстерми.