• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 20.11.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“ӨЧ КӨН ИТНЕ “ЙОКЛАТМЫЙ ТОРЫРГА” КИРӘК”

“ӨЧ КӨН ИТНЕ “ЙОКЛАТМЫЙ ТОРЫРГА” КИРӘК”

Апас районы Каратун авылында яшәүче Радик Исмәгыйлев атларны хәзер күпләр эштә кулланырга түгел, ә күңел өчен асрый дип саный.
— Техника заманасы бит. Мини-трактор белән бәрәңге утыртабыз, сызганда мотоблок кулланабыз. Йорт эшләрендә атлар кирәкми дә. Алар янында рәхәтлек алам. Эшкә киткәнче, атларны ашатам, хәлләрен белешәм, алар белән сөйләшәм, — ди Радик абый.

Исмәгыйлевларны Каратунда тәмле казылык ясаучы буларак та беләләр. Монысы төп эштән кала бер шөгыль генә икән, Радик Исмәгыйлевның эшләре җитәрлек. Ул Каратун авыл җирлеге башлыгы вазыйфасын башкара.
Тайларны Чувашстанның Батыр районы Шыгырдан авылыннан алып кайталар.
— Ел саен алты-җиде айлык 5-6 тай алып, бер ел асрыйм. 2015 елда башта үзебезгә дип кенә казылык ясаган идек. Туганнар, танышлар ошатты. Сорый башладылар. Хәзер сатуга да әзерлибез. Ел саен 1000 таяк казылык җитештерәбез, — ди Радик абый. Ә тайның кабыргаларын ул күрше авылга барып ыслатып кайта. Үзенә бер тәмле ризык килеп чыга икән. Казылык ясауда һәркемнең үз сере бар. Исмәгыйлевлар да тәҗрибәләр аша аерым рецептларын булдырган.
— Атны суйгач та, җылы килеш итен ваклап турыйбыз. Аннары эмаль ваннага салып, өч көн тотам. Шунда сарымсак, борыч салам. Итне “йоклатырга” ярамый. Өч көн әйләндереп, болгатып торам. Бу вакытта бөтен тәмләткечләрне үзенә сеңдерә ул. Аннары итне махсус казылык ясый торган пресс аша чыгарабыз. Казылык тышчасын Мәскәүдән кайтартабыз, — дип сөйли Радик абый.
Казылыкны элеп куйгач, ул якынча 40 көн чамасы кибә. Монда билгеле бер дымлылык, температура сакланырга тиеш. Казылыкның 50-60 данәсен үзләренә калдырсалар, калганын саталар. Күпләп алучылар да бар.
— Хәзер мөмкинлекләр җитәрлек, шуңа да күп нәрсәне үзебез җитештерергә тырышабыз, андый ризык бәрәкәтле, файдалы була, — ди Радик абый.
Эльвира  МОЗАФФАРОВА.

 

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
ИПИНЕ НИЧЕК ПЕШЕРЕРГӘ?
Безнең өй

ИПИНЕ НИЧЕК ПЕШЕРЕРГӘ?

by irekmanager irekmanager
13 февраля, 2023
“Кече хаҗның савабы зур”
иман нуры

“Кече хаҗның савабы зур”

by irekmanager irekmanager
1 июня, 2020
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru