“ТӨЛКЕ ТУНЫ” САЛАТЫ

Салат катлап ясала, һәр кат саен майонез ягыла, күләмнәре чама белән.
Эре угычтан уылган пешкән бәрәңге; чәнечке белән изелгән консервланган тунец балыгы; суган белән кыздырылган (томалап пешерелгән) шампиньон; эре угычтан уылган пешкән йомырка; вак угычтан уылган пешкән кишер. Салатны уылган йомырка сарысы белән бизәргә.
Гөлия БАЛТИНА, Казан.

Оставьте комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Прокрутить вверх