• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 05.06.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“БЕР ТАВЫК 14 ЙОМЫРКАНЫ АСТЫНДА ҖЫЛЫТА АЛА”

“БЕР ТАВЫК 14 ЙОМЫРКАНЫ АСТЫНДА ҖЫЛЫТА АЛА”

Җәйге каникулны укучылар төрлечә үткәрә. Кемдер ял итү һәм сәламәтләндерү лагерена бара, кайберәүләр сәяхәткә чыга. Ә Баулыда яшәүче V сыйныф укучысы Раяз Сәйфуллин берничә ел җәйге каникул вакытында чебиләр үстерә.
Быел Раязның чебиләренең беренче партиясе җәйге каникулның беренче көнендә үк йомыркадан чыккан. Өч атна дәвамында ул чебиләрнең чыгуын борчылып һәм шатланып көткән.
— Әнием белән инкубаторга 12 йомырка куйдык. Беренче чебиләр 29 майда чыга башлады. Бу көнне туган көнем дә иде, — дип шатлыгы белән уртаклашты Раяз. — Беренче булып чуар чеби чыкты. Бу туган көнемә бүләк кебек булды. Аннары әкренләп калганнары чыга башлады.

Тавык йомыркасы инкубаторда булганда да, аларны дөрес карарга кирәк. Тиешле температура һәм дым сакланырга тиеш. Раяз бу хакта яхшы белә икән.
— Инкубаторда бер үк температура сакланырга тиеш. Бездә һәрвакыт 38 оС тора. Инкубатор автоматлаштырылган, — дип аңлатты Раяз. — Инкубаторга һәрвакыт чиста, кайнатылган җылымса су салырга кирәк. Әгәр анда су бетсә, йомырка кабыгы чебигә ябыша һәм ул йомырка эчендә сусызлыктан интегә. Быел беренче чебиләр чыккач, аларны телефонга төшердем. Бик кызык булды.
Чебиләрне вакытында ашатырга, алларына чиста су куярга кирәк. Алар шулай ук яшел үлән ярата.
— Чебиләргә беренче көннәрдә кайнатылган җылымса су гына бирергә кирәк. Аннары пешкән йомырка, кукуруз, тары һәм бодай ярмасы бирәбез, — ди ул. — Быел җәй башында салкынча булды. Шуңа күрә чебиләрне көндез урамда махсус урында тоттык, ә кичен өйгә алып кердек. Алар торган урын иркен булырга тиеш, без кәгазь тартма кулланабыз. Аның төбенә кәгазь яки чиста чүпрәк җәяргә кирәк. Беренче көннәрдә яктырту һәм өстәмә җылыту өчен махсус лампа куябыз.
Раязның узган елгы чебиләре тавык булып үскән. Алар инде йомырка сала.
— Чебиләр тавык булса яхшырак. Чөнки барлык әтәчләрне дә кышка калдырырга ярамый. Аннары алар бер-берсе белән сугыша башлый, — дип сөйләде малай. — Ләкин әтәчләр сугышканны карау да кызык.
Раяз тагын бер шатлыгы белән бүлеште. Узган елгы бер чебие тавык булып үсеп, быел үзе чеби чыгарырга утырган. Тиздән тагын бер оя чеби булачак.
— Бу тавыкны әнием белән 12 йомыркага утырттык. Бер тавык 14 йомыркага кадәр җыя, җылыта һәм чеби үстерә ала. Бу хакта интернеттан да күп укыдым. Киләсе елда, әти-әнием рөхсәт итсә, зуррак инкубатор сатып алырга телим, — ди Раяз, үз планнары белән бүлешеп.
Узган ел Раяз егермеләп чеби үстереп, якыннарын сөендергән. Быел ул өй шартларында төрле вакыт аралыгында чыккан кырыкка якын чеби үстерәчәк.
Индира СӘЙФУЛЛИНА.

Хәбәрләр

“Ярдәм” мәчетеннән күрмәүче 3 ир-ат, 1 хатын-кыз һәм аларны озата баручы 4 кеше хаҗга китте.

29 майда галим Әбрар Кәримуллинның тууына 100 ел тулды. Ул Саба районы Чәбия -Чүрчи авылында туган һәм җирләнгән.

6 июнь — Корбан гаете. Казанда 14.00 сәгатьтә Кремль яр буенда “Корбан фест” уза.

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
КЫРМЫСКАЛАРНЫ НИЧЕК БЕТЕРЕРГӘ?
Бакчачы почмагы

КЫРМЫСКАЛАРНЫ НИЧЕК БЕТЕРЕРГӘ?

by irekmanager irekmanager
4 апреля, 2023
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»
Сәхнә арты

«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»

by irekmanager irekmanager
29 мая, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru