• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 14.10.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Табигать шифасы

ГӨМБӘ АГУЛЫ БУЛМАСЫН

ГӨМБӘ АГУЛЫ БУЛМАСЫН

Җәйнең соңгы аенда яңгырлар ява башлау белән гөмбә җыючылар күбәйде. Гөмбә файдалы, әмма җыя һәм эшкәртә белгәндә генә.
Агулану билгеләре нинди гөмбә белән агулануыңа да карый. Агулы гөмбә үзен 10-15 минуттан ук сиздерә башларга мөмкин, әмма күп очракта инкубация вакыты берничә сәгатькә сузыла.
Кайчак тәҗрибәле гөмбәчеләр дә агулана. Моңа гөмбәне дөрес эшкәртмәү дә сәбәпче була ала. Мәсәлән, кайбер кеше шартлы ашарга яраклы гөмбәләрне дә җыя. Зарарлы матдәләрен бетерү өчен, мондый гөмбәләрне суга салып торырга, берничә тапкыр кайнатып эшкәртергә кирәк. Икенче сәбәп: гөмбә агулы матдәләрне тиз сеңдерә. Экология начар булган урыннардан җыелган ашарга яраклы гөмбә дә агулыга әйләнергә мөмкин. Кайбер гөмбә спиртлы эчемлекләр белән ярашмый, моны истә тотарга кирәк.
— Гөмбә белән агуланганда, тиз арада ашказанын юдыртырга кирәк. Моның өчен 1,5-2 литр чиста су эчәргә була. Йотымлап түгел, 2-3 минут эчендә эчеп бетерергә. Аннан тел төбенә ике бармак белән басып, косып чыгарырга. Моны 3-4 тапкыр кабатларга. Шуннан соң 10 кг гәүдә авырлыгына 1 төймә исәбеннән активлаштырылган күмер эчәргә. Күмерне ваклап, 1 стакан суга кушып эчсәгез, нәтиҗәлерәк. Гөмбә белән агуланганда, ашыгыч ярдәм чакырмыйча булмый. Ашказанын юдырганнан соң, хәл яхшырган кебек булса да, агу канда кала. Интоксикация бавыр, бөерләрне зарарларга мөмкин. Хастаханәдә система куярга тиешләр, — диде табиб-диетолог Наталия Әхмәдуллина.

Гөмбә белән агулану  билгеләре:  косасы килү,  диарея (тәүлегенә уннан артык бәдрәфкә бару),  температура күтәрелү,  косу,  калтырату.

12 яшькә кадәрге балаларга, йөкле хатын-кызларга, картларга, ашказаны-эчәк тракты чирләреннән тилмерүчеләргә гөмбә зыянлы.

Хәбәрләр

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Биектауда әкәм-төкәмнәр үрчетү фермасы ачылган.

1 октябрьдә китап сөючеләр өчен XXXIII “Әдәби марафон” башланды.

Язучы Әхәт Гаффар иҗатына багышланган сайт ачылды: gaffar.ru

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
ХӘРБИ ДУСЛАР, ЯКЫННАР – ТӨП ТЕРӘК
Төрлесеннән

ХӘРБИ ДУСЛАР, ЯКЫННАР – ТӨП ТЕРӘК

by irekmanager irekmanager
13 октября, 2025
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru