Ландыш НИГЪМӘТҖАНОВА, җырчы:
— Җәен бер көн дә буш вакытыбыз юк. Әле авылда, әле гастрольдә, туй-юбилейлар дигәндәй. Күпләп бройлер үстерәбез. Бер өлешен суеп эшкәрттек. Бу арада эш аеруча күп. Бакчада яшелчә дә өлгерде, аны урнаштырасы бар. Балалар әлегә авылда. Җәен күбрәк вакытны монда уздырдылар. Китәргә әзерләнәбез, мәктәп көтә бит. Җәйләре шәп үтте. Сергач якларында кунакта булдылар, Мәскәүгә алып барып кайттык. Экскурсияләрдән бик канәгать калдылар.