Балачакта иң тәмлесе ипи белән май булгандыр. Өстәлдән бер төшми иде ул ризык. Бүген дә хуҗабикәләр атланмайны еш сатып ала. Кибет киштәсендә сайлау мөмкинлеге бик зур. Чын майны ялганыннан ничек аерырга? Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия АРСЛАНОВА белән сыйфатлы атланмай сайларга өйрәндек.
— Розалия Мәхмүтовна, бүген кибетләрдә ялган май күпме?
— Дәүләт алкоголь инспекциясендә 15 төрле атланмайга дегустация уздырдык. Бу чара кысаларында Казандагы кибет һәм базардагы майларны барладык. Атланмайның 17 %ы ялган икәне ачыкланды. Безнең аларны сатудан алдырырга хокукыбыз юк. Әмма бу материалларны Роспотребнадзорның Татарстан идарәсенә, республиканың Эчке эшләр министрлыгына, сәүдә үзәкләренә җибәрәбез. Гадәттә, кибетләр үзләре үк намуссыз җитештерүчеләр белән килешүне өзә. Кызганыч, атланмайны җитештергәндә кулланылган майларның сыйфатын бәяли торган алымнар, җайланмалар юк, аны тәм буенча гына аерырга була. Еш кына ялган продуктта терлек мае кулланалар, чөнки ул арзан тора. Сыйфатында кимчелекләр булган атланмайның күбесе читтән кайтартылган. Татарстанда җитештерелгәннәре арасында фальсификат сирәк очрый.
— Ялган майны чыныннан ничек аерырга?
— Ялган майны сыйфатлысыннан аеру көннән-көн кыенрак. Бер киңәш бирә алам: майны суыткычта туңдырырга һәм пычак белән кисеп карарга кирәк. Әгәр тигез киселмәсә, ярылса, кителсә, димәк, чын дигән сүз. Төсенә, исенә карап та аерырга мөмкин. Кышкы май аксыл булса, җәйгесенә саргылт төс хас. Бик сары икән, шикле. Майга ике төрле генә буягыч кушарга рөхсәт ителә: А витамины һәм бета-каротин. Гомумән, майның сыйфаты малның туклануына да бәйле. Яшел үлән ашаган сыер сөтеннән эшләнгән май йомшак, эластик була. Ул кулда 30 секунд тотсаң да йомшый, эри башлый. Әгәр май формасын югалтмыйча, каты булып тора икән, аңа пальма йә үсемлек майлары кушылган дигән шик бар. Майны табада эретеп карарга мөмкин. Чын атланмайдан сөт өсте, җиңелчә генә чикләвек исе килә.
— Майның килолысын алыргамы, каплысынмы?
— Килолы май белән ешрак алдыйлар. Фольгага төрелгән пачкалы май иң ышанычлысы. Анда җитештерүче, май турында мәгълүмат язылган була. Фольга майны кояш нурларыннан, әчүдән дә саклый. Кайчак май өстендә кара сары элпә җыела. Мондый майны алмаска киңәш итәм. Ул бавыр өчен зыянлы.
— Элек 200 грамм дип сатыла торган май кабы елдан-ел кечерәя. Инде 170 граммга калды. Бу кулланучыны алдау түгелме?
— Мондый күз буяулар күп тауарга кагыла. Капның тышында граммны төгәл күрсәтәләр, шуңа да моны кулланучы хокукларын бозу дип әйтеп булмый. Әгәр 170 граммлы майны 200 граммлы дип алдап сатсалар, җаваплылыкка тартып булыр иде.
— Сыйфатта майлылык проценты роль уйныймы?
— Атланмай өч төргә бүленә: традицион — аның майлылыгы 82,5 %, любительский — 80 %, крестьянское — 72,5 %. Майлылык проценты аз икән, ул спред йә үсемлек мае кушып эшләнгән булуы бар.
— Чын май ничә сум тирәсе тора?
— Билгеле булганча, 1 кг май алу өчен 22 литр сөт кирәк. Сөтнең литры — 23-30 сум, димәк, майның килосы 500 сумнан да ким булмаска тиеш. Әле логистика, майны сәүдә нокталарына җиткерү, кап кәгазен бизәү, башка кирәк-яракларга өстәмә чыгымнарны да кертеп исәпләсәң, бүген атланмайның килосы 667 сум килеп чыга. Ә кибеттә килосы 250-300 сумлык майлар да бар. Алар ничек чын булсын инде? Кызганыч, халык арзанга кызыга.
— Атланмай күпме саклана ала?
— Суыткычта 35 тәүлек тора. Ә туңдыргычта 6 айдан 1 елга кадәр дә саклана. Майның ис сеңдерү үзлеге бар. Шуңа да аны пергамент кәгазь йә фольга белән яхшылап төрергә кирәк.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
Фото: © wavebreakmediamicro/123rf.com