1 кг пешерелгән гөмбә (каен, усак гөмбәсе, баллы гөмбә һ.б. ярый), 250 шәр г кишер һәм суган.
Яшелчәләрне блендерда вакларга яки иттарткычтан чыгарырга һәм үсемлек маенда кыздырырга. Иттарткычтан чыгарылган яисә блендерда вакланган гөмбәне кушарга. Тәменчә тоз, борыч өстәп, 30 минут томалап пешерергә. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, калай капкач белән ябарга.
Уылдык сумса пешерү өчен яхшы, болай ашарга да тәмле.
Ләйлә МОСТАФИНА, Зәй.