ГОРТЕНЗИЯНЕ НИЧЕК УТЫРТЫРГА?

Гортензиягә 50х50 см чокыр казырга кирәк. Чокырдан чыккан туфракка 1 чиләк черемә, әче торф яки ылыслы урманнан алган җир, 50 г коллоидлы күкерт, 200 г суперфосфат кушарга. Күп итеп су сибәргә. Гортензия үсентесен тамыр муентыгы белән тигез итеп утырталар. Эре яфраклы һәм себеркәч (метельчатый) гортензиягә әче туфрак кирәк. Ә агачсыман гортензия нейтраль туфракта үсә. Төпләрен ылыс, салам белән мүлчәләсәгез, кышны яхшы чыгарлар. Кышка керер алдыннан төпләренә су сибәргә онытмагыз.
Фәридә ЗӘЙНУЛЛИНА, Буа районы Түбән Наратбаш авылы.

Оставьте комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Прокрутить вверх