• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 05.12.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“КАЙБЕР РЕЦЕПТЛАР ӘЗЕРЛӘҮ ПРОЦЕССЫНДА ТУА”

“КАЙБЕР РЕЦЕПТЛАР ӘЗЕРЛӘҮ ПРОЦЕССЫНДА ТУА”

Түбән Камада гомер итүче Айгөл ГАБИЕВА исеме укучыларыбызга яхшы таныш. Газета битләрендә аның кызыклы рецептлары еш чыга. Аш-су бүлмәсе — Айгөлнең өйдә иң яраткан почмагы. Тәмле ризыклар белән гаиләсен генә сыйлап калмый, гастробокс әзерләп сата, кейтеринг (кабымлыкларны өйдә ясап, банкет хезмәте күрсәтү) белән шөгыльләнә.

— Айгөл, гаиләң белән Түбән Камада гомер итәсең. Шунда туып-үстеңме?
— Тумышым белән Түбән Камадан. Әтием — Апас, әнием Минзәлә районыннан. Аралары ерак булса да, бер-берсен табып, заводта танышып, матур гаилә корганнар. Бергә яшәүләренә 40 ел була. Гаиләдә ике бала үстек: энем бар. Бәләкәй чакта әти-әнинең туган авылларына — ике якка да тигез кайтып йөри идек. Каникул тәмамлангач, китәргә теләмичә, шәһәргә күз яшьләре белән килгән чаклар һаман да истә. Әби-бабайда бөтен эшне эшләп, тәртибен белеп үстек.
— Кем булырга хыяллана идең?
— Бәләкәй чагымда җырчы булырга хыялландым. Артистларның күбесе кебек, мин дә кичләрен өйдә киемнәрне килештереп киеп, кулга микрофон урынына тарак тотып, концерт куя идем (көлә). Мәктәптән соң Мәскәү гуманитар-икътисадый институтының Түбән Кама филиалында юридик факультетны тәмамладым.
— Ә аш-су белән шулай кызыксынуың кайчанрак башланды?
— Балачагым тәмле исләр белән хәтердә калган. Әни пешергән камыр ризыклары өстәлдән өзелми иде. Ул әзерләгәндә, һәрчак янында булдым, кул арасына кердем. Мәктәптә укыганда, төрле ризыклар әзерләп, әти-әнине эштән каршы алырга ярата идем.
— “Ир-ат йөрәгенә юл ашказаны аша”, — диләр бит. Тормыш иптәшеңә бәхет елмайган.
— Кияүгә чыкканыма 16 ел булды. Ирем Илнур белән әнинең туган ягында — Минзәлә районы Кызыл Төбәк авылы клубында таныштык. Күрше авыл егете. Институтның I курсыннан бирле бергә. “КамАЗ”да эшләп йөри. Кызыбыз Ильвинага 14 яшь.
— Ильвина аш-су әзерләү ягыннан әнисенә охшаганмы?
— Пешерергә бик ярата. Бу яктан, чынлап та, үземә охшаган. Иртәнге аш әзерләү аның өстендә. Көн саен безне тәмле итеп сыйлый. Ирем дә бик оста пешерә.
— Айгөл, төрле ризыкларны әзерләп тә сатасың бит әле. Гел яңалыкка омтыласың. Соңгы вакытта гастробокс белән шөгыльләнә башлагансың. Шул хакта сөйлә әле.
— Үземә яңа шөгыль таптым. Интернет аша бер ай гастробокс буенча курслар алдым. “Фуршет остасы” дигән сертификат тапшырдылар. Мине хәзер күпләр “Гастробокс Нижнекамск” исеме белән белә. Гастробокс ул — тәмле һәм матур тартма ризыклары. Анда төрле кабымлыклар, балалар менюсы да бар. Гастробокс теләсә нинди чара өчен яраклы: гаилә тантанасы, дуслар белән очрашу, корпоратив, пикник, романтик кичке аш, кофе-брейк һ.б. Мондый хезмәт булганда, хуҗабикәгә кибетләрдә йөрергә һәм пешерергә кирәкми. Бары тик заказ бирергә һәм матур тартмаларда гадәти булмаган ризыклар сезне сөендерәчәк.
— Меню ниндирәк? Бәяләрне дә әйтеп узсаң иде.
— Меню бик төрле: брускетта, кростини, тарталетка, канапе, круассан, мини-сэндвич, салатлар, баллы бокслар һәм башкалар. Бәяләргә килгәндә, бокслар 2500 дән башлап 5000 сумга кадәр. Һәр төр кабымлыкка азык-төлек сатып ала башласаң, икеләтә күбрәк чыга. Заказларым җитәрлек, Аллага шөкер. Даими клиентларым бар. Күбесенчә яшьләр мөрәҗәгать итә.
— Кейтеринг хезмәте дә күрсәтәсең?
— Кейтеринг — хәзерге популяр хезмәт. Бу яктан да заказлар арта. “Выездной кейтеринг”ка чыгарга әзерлек алып барам гына әле. Матур савыт-сабага заказ бирдем. Күркәм итеп бизәр өчен төрле аксессуарлар эзләп таптым. Зәвыклы өстәл япмалары тектердем.
— Социаль челтәрләрдә дә күзәтеп барабыз. Рецептларны кайлардан табып бетерәсең?
— Интернетта үземнең аш-су блогын алып барам. Анда рецептлар белән бүлешәм. Ризык әзерләү — иҗадый процесс. Әниемнән бик күп кызыклы рецептлар алдым. Кайберләрен дусларымнан күрәм һәм аларны шунда ук үз тәҗрибәмдә сынап карарга ашыгам. Кайбер рецептлар әзерләү процессында барлыкка килә. Кайвакыт бер нәрсәне уйлап табасың, шуңа керешкәч, бөтенләй башкача ясап куясың. Ә гастробокс рецептлары курсларда бирелә. Аларны матур итеп бизәп, фантазия, осталыкны эшкә җигеп, тутырырга гына кала.
— Айгөл, сиңа уңышлар телибез, безне кызыклы рецептлар белән сөендергәнең өчен рәхмәт!
— Бәйрәм өстәлен бизәргә бик теләп әзермен. Һәркайсыбызга тыныч, мул тормышта яшәргә язсын.
Лилия ЙОСЫПОВА.

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Автояңалыклар
  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“Кече хаҗның савабы зур”
иман нуры

“Кече хаҗның савабы зур”

by irekmanager irekmanager
1 июня, 2020
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
“Динне дәрәҗә өчен кулланучылар бар”
иман нуры

“Динне дәрәҗә өчен кулланучылар бар”

by irekmanager irekmanager
15 марта, 2020
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru