8 мартта чәчәк аттыру өчен, лалә суганчаларын ноябрьдә чүлмәккә утыртып, +5…+9 оС сакланган урынга куярга кирәк.
Өйдә чәчәк аттыру өчен сайланган суганчаларның диаметры 10-13 см, авырлыгы 25 граммнан ким булмаска тиеш. Шул чакта гына ул нык булып, купшы чәчәк ата ала. Лалә суганчалары 2,5-3 ай ял итәргә тиеш. Чәчәк аттырырга 3 атна кала чүлмәкне +13 оСтан югарырак температуралы урынга алып кереп, яктыга куярга кирәк.