Бу салат катлап ясала.
Яссы тәлинкәгә ысланган тавык түшен турап, тигезләп җәяргә. Сарымсак кушылган майонез ягарга. Аннан соң угычтан уылган бәрәңге, вак итеп туралган помидор, угычтан уылган йомырка катламы бара. Һәр катка майонез ягарга кирәк.
Салатның өстен урталай бүленгән виноградлар белән бизәргә.
Ләйсән ХАНТИМЕРОВА, Кукмара.