• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 28.10.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Спорт

Танылган җанатар Антон АГАФОНОВ: “ТАБИБЛАР ӘЛЕГӘ ХОККЕЙ КАРАМАСКА КУШТЫ”

Танылган җанатар Антон АГАФОНОВ: “ТАБИБЛАР ӘЛЕГӘ ХОККЕЙ КАРАМАСКА КУШТЫ”

Боз сараен аякка бастыру өчен аңа бер сүз, бер хәрәкәт тә җитә. Сүзем “Ак Барс” хоккей командасы җанатары 44 яшьлек Антон Агафонов турында. Ул 30 елдан артык “Татнефть Арена”га барып, яраткан уенчыларына көч биреп тора. Антонның эмоцияләре чиктән ашкан. Ләкин боз сараенда бервакытта да тәртип бозмый. Ул йокымсырап утырган җанатарларны уятып җибәрә. “Хоккейда үз диварларың да җиңү өчен ярдәм итә”, — ди тәҗрибәле спортчылар. Тугры тамашачы да кычкырып, уенчыларны алга куа ала. Антон Агафонов белән спортка булган мәхәббәте, шәхси тормышы турында саф татарча аралаштык. Татар телен камил белүе аңа карата тагын да ныграк хөрмәт хисе уятты.

— Антон, сине кайчаннан алып хоккей җанатары дип әйтергә була?
— Мәктәптә укыганда сыйныф белән тәүге тапкыр уен карадык. Ә 1987 елдан актив йөри башладым.
— Кайсы өлкәдә хезмәт куясың? Нинди хоббиларың бар, ничек ял итәсең?
— Казанның Залесный бистәсендә теш табибы, хирург булып эшлим, медицина фәннәре кандидаты. Хоббига килсәк, балык тотарга яратам.
— Теш табибы буларак, сездән бер алтын кагыйдәне ишетәсе килә.
— Елга бер тапкыр теш табибына күренегез. Хәтта тешегез борчымаса да. Бу иң беренче чиратта сезнең сәламәтлегегез өчен кирәк.
— Сез — иң актив җанатар. Кул ишарәләрегез белән сихерлисез кебек, хөкемдарларга да эләгә…
— Көн дәвамында эмоцияләр җыела. Эш сәгате беткәч, тиз генә җыенасың да хоккейга чабасың. Боз сарае ишекләрен ачып кергәч, бөтен борчу-мәшәкатьләр онытыла. Эчемдә җыелганнарны шунда таратып кайтам. Хоккейда икенче кешегә әйләнәсең, диләр. Кул ишарәләре ясавымны үзем дә сизмим. Өйгә ял итеп кайтам.
— Антон, сез каршы як команда капкачыларына да нидер күрсәтәсез. Берәр уенчының җавап кайтарганы булдымы?
— Александр Еременко миңа гел арты белән борыла иде. Георгий Гелашвили дигән капкачының гел көлеп, нәрсә булса да күрсәткәне хәтердә калган.
— Кайсы хоккейчылар белән яхшы мөгамәләдә?
— Эмиль Гарипов, Альберт Яруллин белән дуслык күптәннән дәвам итә.
— Команда сезгә бер сезонга абонемент та бүләк иткән иде кебек?
— Янымда утырган җанатарлар клубка миңа абонемент бүләк итү тәкъдиме белән чыккан. 2010 елда шундый сюрприз ясадылар.
— Антон, уенны гел бер урыннан гына күзәтәсең.
— Һәрчак 5В секторы  13 нче рәт 12 нче урыннан карыйм. Анда бөтенесе яхшы күренә.
— Күршеләр белән дуслык ничек?
— Элек Минск урамында тордым. Анда мине йортта яшәүчеләр дә әйбәт белә иде. Шуңа күрә кычкырып хоккей караганыма сүз әйтмәделәр. Хәзер башка җирдә яшибез. Хатын: “Хоккейны өйдә карама, күршеләрне белмибез бит”, — дип әйтә. Чыннан да, аларга ыгы-зыгы тудырасым килми.
— Татар телен ничек шулай яхшы беләсез?
— Әтием — рус, әнием — татар. Татарчага әбием Разия өйрәтте. Ул 92 яшендә бакыйлыкка күчте. Аннары мәктәптә дә татар телен бик яхшы үзләштердем.
— Соңгы вакытта хоккей карамыйсың икән?
— Кан басымым югары, дарулар эчәм. Табиблар әлегә хоккей карамыйча торырга кушты.

Антон хатыны Әлфия белән ике ул үстерә. Гаиләсенең хоккейга исе китми. Гаилә башлыгын чит шәһәрләргә уеннарга да җибәрәләр. Кайтканын һәрчак түземсезләнеп көтеп торалар. Чөнки “Ак Барс” җиңсә, Антон да май кояшы кебек өйгә елмаеп кайтып керә бит!
Руслан ХӨСНЕТДИНОВ.

 

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

СИНТЕЗАТОР, ТАТАРЧА СӨЙЛӘ! ЯКИ КҮРМӘҮЧЕЛӘРГӘ ТЕКСТЛАРНЫ НИЧЕК УКЫРГА?
Төрлесеннән

СИНТЕЗАТОР, ТАТАРЧА СӨЙЛӘ! ЯКИ КҮРМӘҮЧЕЛӘРГӘ ТЕКСТЛАРНЫ НИЧЕК УКЫРГА?

by irekmanager irekmanager
4 августа, 2025
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
“ИПИ САЛГАН КӨННЕ ӨЙДӘН ЧЫГЫП КИТЕП БУЛМЫЙ”
Төрлесеннән

“ИПИ САЛГАН КӨННЕ ӨЙДӘН ЧЫГЫП КИТЕП БУЛМЫЙ”

by irekmanager irekmanager
31 июля, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru