Камыр: 5 йомырка, 1 әр аш кашыгы шикәр комы (тагын 1 аш кашыгы апара өчен), коры чүпрә, үсемлек мае, 200 г атланмай, 500 мл җылы сөт, 0,5 стакан җылы су, 1-1,2 кг он.
Эчлек: 1 әр аш кашыгы дарчин (корица), шикәр комы, атланмай.
Крем: 150 шәр г атланмай, шикәр пудрасы, йомшак сыр (“Виолетте”).
Җылы суга чүпрә, 1 аш кашыгы шикәр комы салып, 15 минут кабартырга. Йомырканы шикәр комы кушып тугларга, җылы сөт, эретелгән атланмай, апараны өстәп болгатырга. Аз-азлап он салып, камыр басарга, азактан үсемлек мае өстәргә. Камырны 1 сәгать җылы урында кабартырга. Аннан җәяргә, атланмай белән майларга, шикәр комы һәм дарчин катнашмасы сибәргә. Рулет итеп төреп, кисәкләргә кискәләргә. Үсемлек мае белән майланган формага тезеп, 20-25 минут кабартырга. Аннан 170 оС кызулыктагы духовкада кызарганчы, 25 минут тирәсе пешерергә.
Крем ясау өчен, атланмайны шикәр пудрасы өстәп тугларга, йомшак сыр өстәргә. Синнабоннар өстенә кайнар килеш крем ягарга.
Гөлнара ГАБДУЛЛИНА, Башкортстан, Илеш районы Тыпый авылы.