Гарешне күтәреп торучы 8 фәрештә Аллаһны мактап, зикер итеп тора, диләр. Алар нинди дога, зикерләр кабатлый икән?
Сания апа, Арча.
Казанның “Өметлеләр” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт САФИН:
— Ул дога “Гафир” сүрәсенең 7-9 нчы аятьләрендә килә. Аллаһы Тәгалә болай ди: “Гарешне (күкләрне) күтәрүче фәрештәләр вә гареш әйләнәсендә булган фәрештәләр һәрвакыт Раббыларын мактап тәсбих әйтерләр. Аллаһка ышанырлар, вә тәүбә итеп төзәлеп, Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәр өчен Аллаһтан ярлыкау сорарлар һәм әйтерләр: “И, Раббыбыз, Синең рәхмәтең вә белемең һәрнәрсәне сыйдырды, тәүбә итеп Синең юлыңа кергән, ягъни Коръән юлына кергән бәндәләреңне ярлыка һәм аларны җәһәннәм газабыннан сакла! И, Раббыбыз, вәгъдә кылган Гаден исемле җәннәткә аларны кертегез, янә алар белән бергә ислам динен дөрес тоткан ата-аналарын вә хатыннарын һәм Коръән белән гамәл кылган балаларын да кертегез. Син, әлбәттә, һәр эштә галип вә һәр эшне хикмәт белән эшлисең. Аларны дөньяда чакларында явыз эшләрдән сакла, берәүне Син дөньяда явызлыктан сакласаң, тәхкыйк, Син аңа ахирәттә рәхмәт кылдың. И, Раббыбыз, Син берәүне дөньяда явызлыктан саклап та, ахирәттә җәннәтле итсәң, бу эш изге теләккә ирешмәктер”.