Яшел Үзән районы Олы Шырдан авылында быел чишмә төзекләндерелгән. Озак еллар кулланылмый торгач, ул ташландык хәлгә төшкән булган. Хәзер чишмә челтерәп ага, тирәсендә җәен чәчәкләр үсә, аңа илткән юлга вак таш та түшәлгән.
— Бу чишмә без үскәндә бар иде. Аны электән “Әкәмәт” чишмәсе дип йөрттек. Еллар узгач, ул югалды. Хәзер, игелекле кешеләр тырышлыгы белән, яңадан торгызылды, — дип сүз башлады Олы Шырдан авыл җирлеге башлыгы Рәис Кәримов. — Быел Ислам Закиров гаиләсе, үзләре теләк белдереп, аны төзекләндерүгә алынды. Эшләүче бригаданы да алар яллады. Кыскасы, башыннан ахырына кадәр үзләре башкарып чыкты. Чишмә авыл эчендә урнашкан. Аңа бара торган юлга вак таш та җәйдерделәр. Чишмә һәм тирә-ягы бөтенләй үзгәреп калды. Авыл халкы да хәзер, анда барасы гына килеп тора, дип әйтә. Без өмәләр оештырд ык, чәчәкләр утырттык.
Лилия ЙОСЫПОВА.