• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 22.10.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“КЕЧКЕНӘ УЕНЧЫК БӘЙЛӘҮ ҖИҢЕЛ ДИП УЙЛЫЙЛАР”

“КЕЧКЕНӘ УЕНЧЫК БӘЙЛӘҮ ҖИҢЕЛ ДИП УЙЛЫЙЛАР”

Гөлназ Зарипова бәйләгән уенчыкларны күргәч, үзеннән-үзе балачакка кайтып киләсең. Гөлназ аларның һәрберсенә күңел җылысын салып башкара. Үзе дә ике бала әнисе бит. Шулай булгач, сабыйларның нәрсә теләгәнен, күңелен күтәргәнен исәпкә алып, сихри бер дөньяга чума.

— Тумышым белән Тукай районыннан, хәзерге көндә Яшел Үзән районының Олы Яке авылында яшим, — дип сүз башлады әңгәмәдәшем. — Ирем Илнар белән ике ул тәрбиялибез. Олы улыбыз Нурисламга 5 яшь, төпчегебез Әмирханга 2 яшь тула. Әлегә бәби ялында утырам. Аңа кадәр Казанның 89 нчы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыттым. Олы улым белән декретта вакытта күптәнге хыялымны чынга ашырасы килеп, кулыма ыргак (крючок) алдым. Бу 2018 ел иде. Шуннан бирле бәйлим. Башта үзем, туганнарым, дусларым өчен генә бәйләсәм, хәзер күбрәк заказга эшлим. Уенчыкларны ыргак ярдәмендә җептән бәйлим. Кирәкле өлешенә синтепон тутырам, билгеле бер формага китерәм. Кайвакытта махсус күзләр кулланам. Бу эштә төп материал — җеп. Курчаклар, аларның киеме, чәче — барысы да җептән эшләнә. Башка материалларны сирәк файдаланам.
— Уенчыкларны, гадәттә, кемнәр сорый?
— Күбрәк заказга бәйлим. Уенчыклар белән балалар үзәгендә эшләүчеләр күбрәк кызыксына: төрле уеннар уйнаталар, билгеле бер материалны өйрәнгәндә, дәрестә файдаланалар. Уенчыкның төсе, зурлыгы, формасы — барысы да заказ бирүче белән килешенә. Уенчыкны бер көндә дә бәйли алам, кайчак берничә атнага сузыла. Күпләр кечкенә уенчыкны бәйләү җиңелрәк дип уйлый. Ләкин, киресенчә, мондый уенчыклар күп көч һәм сабырлык сорый. Быел татар егете белән татар кызын эшләгән идем. Шул курчакларны күреп, улымның балалар бакчасындагы тәрбиячеләр төрле милләт курчакларын бәйләп бирүемне үтенде. Бер айда 12 курчак эшләдем. Бу шәхси рекордым дисәм дә була. Киемнәрен, аларның бизәлешен, чәчләрен — барысын да үзем уйлап таптым. Моның өчен интернет челтәрендәге шактый белешмәне өйрәнергә туры килде.
— Яраткан шөгыль рәхәтлек белән бергә табыш та алып килергә тиеш…
— Хәзер тагын ике пар татар егете белән татар кызы бәйлим. Вакыт кына җитсен, заказларым бар. Вакыт ягы кысан булса, эшнең тәме бетә икән. Шуңа ашыгыч заказлар алырга тырышмыйм. Иркенләп, тәмен белеп эшләргә яратам. Андый чакта рухый як та, матди як та тигезләшә. Хәзер кул эшләре югары бәяләнә. Бервакытта да кыйммәт куймыйм. Бу — төп эшем түгел, кызыксынган юнәлешем генә. Киләчәктә уенчыкларым зуррак танылу алсын иде, дип хыялланам. Киләчәктә осталык дәресләре күрсәтә алырлык дәрәҗәгә үсеп җитәрмен дип ышанам.
Руслан ХӨСНЕТДИНОВ.

 

Хәбәрләр

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Биектауда әкәм-төкәмнәр үрчетү фермасы ачылган.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
“КӨЗЕН 9 МЕҢ АГАЧ УТЫРТТЫМ”
Төрлесеннән

“КӨЗЕН 9 МЕҢ АГАЧ УТЫРТТЫМ”

by irekmanager irekmanager
17 февраля, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru