Ит, суган, сарымсак, кишер, баллы борыч, помидор, томат пастасы, тоз, борыч, тәмләткечләр, токмач.
Итне турап, үсемлек маенда яхшылап кыздырырга. Аннан туралган суган, сарымсак салырга. Шакмаклап туралган кишер өстәп, бергә кыздырырга. Томат пастасы, тоз, борыч, тәмләткечләр кушып, 10 минут тирәсе тотарга. Аннан шакмаклап туралган баллы борыч, помидор салырга. Күмелерлек итеп су агызып, томалап пешерергә.
Токмач: 1 йомыркага аз гына тоз, 1 әр аш кашыгы үсемлек мае, су өстәп, камыр басарга. Җәеп, калын итеп токмач кисәргә. Лагман әзер булыр алдыннан токмачны тозлы суда пешереп алырга һәм шулпага салып болгатырга да була. Тәлинкәгә аерым салып, шулпа өстәп тә чыгарырга ярый.
Ләйсән ХАНТИМЕРОВА, Кукмара.