Камыр: 500 г он, 300 мл җылы сөт, 8 г коры чүпрә, 2 аш кашыгы шикәр комы, ярты чәй кашыгы тоз, 2 йомырка сарысы, 50 г атланмай, ванилин.
Бизәү өчен: шоколад, 3 аш кашыгы сөт.
Камыр басарга һәм кабартырга. Кабартмалар ясап, янә бер тапкыр кабартырга. Тишекле кабартмаларны майда йөздереп пешерергә. Су парында шоколад эретергә, 3 аш кашыгы сөт өстәп болгатырга. Кабартмаларны шоколадка манып алып, өстен бизәргә.
Гөлчәчәк МУСИНА, Актаныш районы Югары Яхшый авылы.