Камыр: 250 мл су һәм сөт, 10 г чүпрә, 1 чәй кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 350 г он.
Эчлек: кәбестә, суган, кишер, тавык түше, тәменчә тоз, борыч, үсемлек мае, кетчуп.
2 аш кашыгы каймак, 1 йомырка.
Эчлек өчен кәбестә, суган, кишер, тавык түшен тәменчә тоз, борыч сибеп, үсемлек маенда кыздырырга яки томалап пешерергә.
Җылы сөт һәм суда чүпрә, тоз, шикәр комын эретергә. Үсемлек мае, он салып, камыр басарга. Җылы урында кабартырга. Камырны 8 өлешкә бүләргә, өстен ябып, 20 минутка калдырырга. Камырны кул белән җәеп, кетчуп сыларга, эчлек салырга. Каймак һәм йомырканы агызырга. 220 оС кызулыктагы духовкада әзер булганчы пешерергә.
Гөлия БАЛТИНА, Казан.