• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 07.11.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Спорт

“МОТОЦИКЛ ДӨНЬЯНЫ БАШКАЧА КҮЗАЛЛАРГА ЯРДӘМ ИТӘ”

“МОТОЦИКЛ ДӨНЬЯНЫ БАШКАЧА КҮЗАЛЛАРГА ЯРДӘМ ИТӘ”

Башкортстанның Баймак районыннан Газыйм Мөхәммәтҗанов күптән түгел мотоцикл белән Һиндстанга барды. Тиздән сәяхәтен дәвам итәргә тели. “Непал, Таиланд, Лаос, Камбоджа, бәлки, Малайзия якларына юл тотармын”, — ди. Шуңа мотоциклын да Делида калдырып кайткан.
— Студент чакта мотоцикл белән төрле илләргә сәяхәт итүчеләр турында кызыксынып укый идем. Мине башка халыкларның яшәү рәвеше, мәдәнияте, гореф-гадәте кызыксындыра. Үзем дә шулай сәяхәт итү теләге белән яна башладым. Ниһаять, былтыр бу хыялымны тормышка ашырырга насыйп булды. Июльдә Мурманскидан мотоцикл сатып алдым. Беренче тапкыр шуннан туган ягым Баймак районына кадәр мотоциклда кайттым. Аннары Мәскәүгә киттем, — дип искә ала Газыйм.
Хәзер әңгәмәдәшем башкалада яши. Аңа 26 яшь. Үзе укып чыккан Мәскәү политехника университетында эшли. 46 көн эчендә ул мотоциклы белән Грузия, Төркия, Әрмәнстан, Иран, Һиндстан, Пакыстан якларында булырга өлгергән. Сәфәрдә күргәннәре белән социаль челтәрдә таныштырып бара.
— Әлбәттә, ерак арага поезд, самолет белән бару җайлырак. Әмма мотоцикл дөньяны башкача күзалларга ярдәм итә. Күп кеше чит илгә ял итәргә курорт шәһәрләргә бара, ә мотоцикл белән илнең теләсә кайсы почмагын күрергә мөмкин, — ди Газыйм.
Ул ялгыз сәяхәт итә.
— Бу үземне танып белергә ярдәм итә. Сәяхәттә төрле илләрнең матур урыннары белән танышам. Әйтик, Ирандагы Марс планетасын хәтерләткән Ормуз утравы үзенчәлекле, — ди Газыйм.
Ике тапкыр сәяхәткә бару аңа 396 615 сумга төшкән. Мотоцикл белән сәяхәт итүчеләргә киңәшләрен дә бирде.
— Алдан план төзергә кирәк. Юлда ашыкмау, һәрчак сизгер булу сорала. Сәяхәткә җыенганда җирле халык телендә бер-ике сүз өйрәнсәң, сиңа хөрмәт бермәбер артачак. Гомумән, ишарәләр ярдәмендә дә аралашырга мөмкин. Бик кирәк булганда, телефон аша тәрҗемә ясарга мөмкин. Иң мөһиме — рухый яктан әзерлек. Юлда төрле хәлдә калуың бар, бөтенесенә дә әзер булырга кирәк, бигрәк тә кыш көне мотоциклда саклык сорала. Бу юлы 2535 метрлы кар көртләрен дә үтәргә туры килде, — дип сөйли Газыйм.
Аңа сәяхәтләрендә дә хәерле юллар телик.

Эльвира МОЗАФФАРОВА.

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“Кече хаҗның савабы зур”
иман нуры

“Кече хаҗның савабы зур”

by irekmanager irekmanager
1 июня, 2020
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
ГАБДРАХМАН ДОГАСЫ НӘРСӘ ТУРЫНДА?
иман нуры

ГАБДРАХМАН ДОГАСЫ НӘРСӘ ТУРЫНДА?

by irekmanager irekmanager
6 февраля, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru