Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылы кызы Ризәлә ГЫЙМАДИЕВА узган ел КФУны кызыл дипломга тәмамлап, Төркиянең Измир шәһәрендәге Эгей университетында белем ала башлады. Россия буенча бер елга 50-70 кешегә бушлай укырга мөмкинлек биргән Төркия Бурслары (Turkiye Burslari) программасы белән кергән. Милләттәшебез, беренче яртыеллыкны уңышлы тәмамлап, туган ягына каникулга кайтып килде.
— Татарстанның кышы, кар сагындырган иде. Кайтуым бураннар котырган чакка туры килде. Хәтта очышлар туктап торды. Рейс кичектерелмәсә ярар иде, дип борчылдым. Аллага шөкер, исән-сау кайттым, — ди Ризәлә. — Күбрәк авылда әти-әнием янында булдым. Үз өеңдә, якыннарың белән рәхәт. Әнинең токмачлы ашы, өчпочмак, бәлеше сагындырган. Рәхәтләнеп кар көрәдем. Тик санаулы көннәр тиз уза шул…
— Ризәлә, төрек телен күптән беләсеңме?
— 2018 елда КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына кердем. Татар теле һәм әдәбияты, чит тел буларак, төрек теле бүлегендә укыдым. Бакалавриат баскычларында ук төрек телен өйрәндем. Шул көннән бу телгә мәхәббәт уянды. Остазларыма зур рәхмәт! III курска җиткәч, Төркиядә уку мөмкинлеген эзли башладым. Профессор Әлфия Шәүкәт кызы Йосыпова Төркиянең әйдәп баручы университетларында бушлай укырга мөмкинлек биргән Төркия Бурслары программасы, бу илнең махсус стипендиясе барлыгы турында әйтте. Ул бары тик чит ил студентларына кагыла. Кирәкле документларны V курсның беренче яртыеллыгында әзерләп, 2023 елның февралендә юлладым.
— Конкурс зурмы?
— Гадәттә, Россиядән елына 5-6 мең гариза кабул ителә. 100-150 кеше икенче этапка әңгәмәгә чакырыла. Шуның яртысы гына Төркиядә уку мөмкинлегенә ирешә. Әңгәмә Россиянең ике шәһәрендә — Казан һәм Мәскәүдә генә үткәрелә. Төркиядән махсус килеп уздыралар. 2023 елның 4 августында: “Сез Төркиягә кабул ителдегез”, — дигән хат алдым. 12 университет арасыннан үзеңә туры килгәнен сайлыйсың. Шулай итеп, Измир шәһәрендәге Эгей университетының социаль фәннәр институтында төрек теле һәм әдәбияты бүлеге студенты булдым.
— Төркия ничек каршы алды?
— Измир зур, матур шәһәрләрнең берсе. Якында гына курорт шәһәрчекләре бар. Аларга автобус белән бару кыенлык тудырмый. Модерны ничектер Казанны хәтерләтте. Университетта төрле чаралар уздырыла. Мин канәгать. Һава торышы гына аерыла һәм Төркиядә халык бик ачык, ярдәмчел. Тел белгәнгә, зур авырлык кичермим. Шуңа берьеллык әзерлек курсларына йөрмәдем, килүгә магистратурада I курста укый башладым. Әзерлек курсларына йөрүчеләрнең укуы өч елга сузыла.
— Ә Измирнең ошамаган яклары булдымы?
— Бер генә куркынычы бар: Измир — җир тетрәүләр була торган шәһәр. Мин монда чакта берничә тапкыр кечкенә амплитудалы җир тетрәүләр күзәтелде.
— Студентларга нинди уңайлыклар тудырылды?
— Тулай торакта яшәгәнем юк иде. Миңа иң авыры “общага” шартларына ияләшү булгандыр. Әмма Төркиядәге тулай тораклар бездәгедән аерыла. Кызлар белән егетләр тулай торагы аерым. Бүлмәбез бик зур. Биш кеше яшибез: бер азәрбайҗан, ике төрекмән кызы (Гыйрак), бер гарәп (Гыйрак) кызы һәм Россиядән мин — татар кызы. Барыбыз да магистратурада укый. Яшьләребез бер тирә, дөньяга карашларыбыз туры килә. Бер гаилә кебек булдык.
— Соңгы елларда Төркиядә яшәү бик кыйммәтләнде. Бәяләр ничек? Стипендия түләнәме?
— Төркиянең икътисады бераз начарланды. Әмма, ничек кенә булмасын, ил безгә стипендия түли: бакалавриаттагылар — 3500 (1 лира — 3 сум чамасы), магистратура студентлары 5000 лира ала. Фатир арендалау өчен 3000 лира күләмендә матди ярдәм күрсәтелә. Тулай торакта иртән һәм кичен — ике тапкыр бушлай ашату каралган. Билгеле, әлеге сумма яшәү өчен җитә дип әйтә алмыйм. Казанда үзем укып чыккан бүлектә индивидуаль план буенча магистратурада укыйм. Аннан да стипендия алам. Репетиторлык белән шөгыльләнәм. Атнага шактый дәресләрем җыела. Гаиләм ярдәм итә.
Тулай торакта бүлмә исә бер елга гына бирелә. Киләсе елга торак ягын үзебез кайгыртасы була. Иминиятләштерү дә программа кысасына кертелгән. Бу илгә укырга беренче тапкыр бару һәм уку беткәч кайту билетларын да Төркия түли. Ә каникуллар чорында кайтып килү — үз кесәбездән.
— Көтеп алган каникулың узып та китте, Ризәлә. Дус-ишләреңә нинди күчтәнәчләр алдың?
— Чәкчәк, бавырсак, пирог, шоколад кебек татлы күчтәнәчләр алып киттем. Безнең ризыкларны ничек кабул итәрләр, дигән идем, бик яраттылар. Казаныбызның матур урыннары сурәтләнгән сувенирлар бирдем. Укытучыларыма да истәлекле бүләкләр тапшырдым.
Лилия ЙОСЫПОВА.