Тавыкны яхшылап юып, корытырга. Муеннан бармаклар белән тире астына кереп китеп, иттән аерырга. Бу эшне сак эшләгез, тиресе ертылмаска тиеш. Корсак өлешен тегеп куярга кирәк.
Эчлек өчен 6 йомыркага бераз каймак, вак итеп туралган укроп һәм суган кушарга, борыч, тоз сибәргә. Бу эшне ике кеше эшләсә, җайлырак: берсе муен тиресен тотып тора, икенчесе эчлекне тавыкның эченә агыза. Шуннан соң муентыгын әйбәтләп бәйләп куеп, кайнар суда талгын утта 1,5 сәгать пешерергә. Бераз суынгач, әзер тавыкны бизәргә.
Гөлсинә МУРАДИМОВА, Әлки районы Базарлы Матак.