• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 02.06.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Бакчачы почмагы

АГАЧНЫ КОТКАРЫП БУЛАМЫ ИКӘН?

АГАЧНЫ КОТКАРЫП БУЛАМЫ ИКӘН?

Сливаның кәүсәсен куяннар ашаган. Хәзер кояш нурында пешмәсен өчен нәрсә эшләп була?
Р.ВӘЛИЕВ.

Танылган бакчачы Франс ХӘЛИЛОВ:
— Әгәр куяннар сливаның кәүсәсен тирәли кимергән булса, тоташтырырлык кайрысы бөтенләй калмаса, “күперчек” (“мостик) ысулы белән ялгарга туры киләчәк. Чөнки кәүсәгә туклану кайры буйлап килә. Моның өчен бөреләр бүрткәнче чыбыкчалар әзерләргә кирәк. Аларны ялгаганчы шул хәлдә саклыйлар. Чыбыкчалар кәүсәдәге зарарланган урыннан 8-12 см га озынрак булырга тиеш. Ялгауны апрель азагы һәм майда, сок хәрәкәте башлангач һәм кайры үзагачтан яхшы куба башлагач ясыйлар. 2,5-3 см калынлыктагы кәүсә өчен каршы якларга ике чыбыкча “күперчек” кую җитә. Юанрак кәүсәле зур агачны коткару өчен 6-8 чыбыкча кирәк булачак. Моны эшли алмасагыз, агач корыячак.
Әгәр кайры бер яктан, 2-3 см киңлектә генә булса да зарарланмыйча калса, кайрының кимерелгән кырыйларын үткен пычак белән тигезләп кисәргә кирәк. Аннан 50:50 исәбеннән кызыл балчык һәм яңа сыер тизәген кушып, каймак куелыгындагы катнашма ясарга. Зарарланган урынга аны сылап, капчык белән тыгызлап бәйләп куярга кирәк.

Хәбәрләр

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Балтач районында һәр яңа туган бала өчен ата-аналар бер тапкыр 25 мең сум акча ала.

Тәтеш районы Татарстанда беренче булып чәчүне төгәлләде.

Мәктәпләрдә җәйге каникуллар 26 майда башлана һәм 31 августка кадәр дәвам итәчәк.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

БӘХЕТЛЕ БУЛЫР ӨЧЕН, КЕМНЕДЕР БӘХЕТЛЕ ИТӘРГӘ КИРӘК
Татар дөньясы

БӘХЕТЛЕ БУЛЫР ӨЧЕН, КЕМНЕДЕР БӘХЕТЛЕ ИТӘРГӘ КИРӘК

by irekmanager irekmanager
27 мая, 2025
«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»
Сәхнә арты

«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»

by irekmanager irekmanager
29 мая, 2025
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru