Көрәшче Фаяз ЗАРИПОВ көрәшкә 12 яшендә килә. Милли спортыбызга кызыксынуны әтисе уята. Айрат абый Зарипов — үзе дә Арча районында күп тапкыр Сабантуй батыры булып калган, көрәш дип янып, ялкынланып йөргән көрәшче. Фаяз мәктәп елларында ук үзен зур ярышларда таныта башлый. 15 яшендә Россия беренчелегенә үткәрелгән ярышларда чемпион була. Бүген 85 кг авырлыкта көрәшә. Ул — көрәш буенча Россиянең спорт остасы.
“ЙОМШАК БУЛСАҢ, ТЫҢЛАМЫЙ БАШЛЫЙ”
Гадәттә, көрәшчеләрне үзләренә караганда тренерлары күпкә яхшырак белә. Фаяз турында да башта тренерыннан сораштык.
— Арчада безгә тренировкага йөри башлаганда, Фаязга 17 яшь иде. Хәзер аңа 26 яшь тула. Беренче тренеры — күп көрәшчеләр әзерләгән, дәрәҗәле шәхес Таһир абый Лотфуллин. Фаяз дүшәмбе, чәршәмбе, җомга — Арчадагы спорт мәктәбендә миндә, ә сишәмбе һәм пәнҗешәмбе Казанда тренер Илмир Төхвәтуллин кул астында шөгыльләнә, — дип сөйли көрәшче, хөкемдар, Арча районы буенча көрәш тренеры Илшат Идиатов. — Һәр көрәшчегә индивидуаль якын килү кирәк. Фаязга, мәсәлән, кычкырырга, кемгәдер йомшак итеп әйтергә туры килә. Катырак кычкырсаң, алары тренировкага килмәскә дә мөмкин. Ә Фаяз йомшак булсаң, тыңламый башлый (көлә). Тренировкаларда шунсыз булмый. Бу яктан Фаяз белән аңлашып эшләве җайлы. Бүгенге буын безнең чор кебек түгел шул… Авыл тәрбияләгән, нык, эмоциональ яктан да бик чыдам балалар аз. Ата-аналар да сүз әйттерми. Минекеләр, мәсәлән, тренировкага йөргәнне белми дә иде.
“ЯЗМЫШ БЕЗНЕҢ ГАИЛӘНЕ СЫНАП КАРАДЫ…”
— Фаяз, үзең белән якыннан танышыйк әле. Кайсы яктан син? Балачакта нинди малай идең?
— Җырларда җырланган Арча районы Наласа авылында туып-үстем. Балачакта бик шук, шаян егет идем. Төрле маҗараларга юлыгып үстем, урамнан кайтып керми идек. Мәктәптә IX сыйныфны тәмамлагач, Казанга энергетика көллиятенә укырга кердем.
— Гаиләгезгә сынауларны да күп күрергә туры килде, Фаяз…
— Әйе, язмыш безнең гаиләне сынап карады… Башта туган-үскән өебез янды. Аллага шөкер, туганнар, дуслар, бер белмәгән кешеләр ярдәм кулы сузып, яңа йорт салынды. Өй әзер булып, әти-әни, шунда тора башларбыз, дип сөенеп йөргәндә, әниебез Резедәнең яман шеш белән авырганын белдек. Узган ел, бер ай эчендә, кызганыч, әни арабыздан китеп барды. Аңа 55 яшь кенә иде. Яшисе дә яшисе иде әле. Бу кайгыны бик авыр кичердек. Әтиебез, Аллага шөкер, исән-сау. Авылда үзе генә яши. Хәлен белеп торабыз, кайтып булышабыз.
— Хәзер үзеңнең түгәрәк гаиләң бар!
— Тормыш иптәшем Алинә — Казан кызы. Аның белән төркемдәшемнең туган көнендә таныштык. Армиядән кайтканымны көтте. Көрәшемне күзәтә, гел борчылып тора. Гаилә ярдәме миңа бик мөһим. Раяз исемле улыбызга 2 яшь.
— Нинди өлкәдә хезмәт куясың?
— “Интерметтрейд” компаниясендә металл кабул итү бүлегендә эшлим. Бу өлкәдә үсеш ясарга уйлыйм.
“ЧИСТАГА АТАРГА ИДЕ”
— Келәмдә син нинди? Кызган чакта үзеңне ничек кулга аласың?
— Кайвакыт гаделсезлеккә дә юлыккан чаклар булды. Ләкин бәхәсләшеп, тавышланып йөрмим. “Чистага атарга кирәк иде”, — дип, үземне тынычландырам. Ә болай келәмдә мин тыныч. Көрәшкәндә бернәрсә дә ачуымны чыгармый. Мине ачуландыру авыр. Иң мөһиме, Аллага шөкер, зур җәрәхәтләр, имгәнүләр алганым юк. Келәмнән озак вакытка китеп торган чаклар булмады.
— Көрәшеп, тәкәләрне күп откансың син?
— Алар санап бетергесез. Ә зур бүләкләрне аерып әйтә алмыйм. Минем өчен аларның һәрберсе истәлекле, кыйммәтле. Машина откан юк әле. Барысы да алда, Алла боерса.
Фаяз — гади, киң күңелле, юморны аңлый торган егет. Төрле яклап талантлы ул: матур җырлый, гармунда да уйный. Күптән түгел Биектау районы Мүлмә авылы мәдәният йортында көрәшчеләр һәм көрәш дөньясында кайнаучылар, махсус хәрби операциядә булган ир-егетләргә ярдәм йөзеннән, хәйрия концерты оештырды. Анда Фаяз да чыгыш ясады. Тамашачы бик озак алкышлады үзен.
— Фаяз, күптән җырлыйсыңмы? Татар эстрадасына чыгарга теләгең юкмы?
— Мактавыгыз өчен зур рәхмәт! Җырлау сәләте әниемнән күчкән дип уйлыйм. Ул бик матур җырлый иде. Татар эстрадасына чыгарга теләк булу гына җитми шул… Кем белгән, бәлки, андый хәл дә булыр (көлә).
— Көрәшкә килергә теләгән балаларга нинди киңәшләр җиткерер идең?
— Бирешмәскә, һәрвакыт үз максатларына ирешергә һәм күп күнегүләр ясарга, тренировкаларга йөри башлагач, ташламаска киңәш итәм. Әти-әниләр балаларына һәрчак ярдәм итсен, терәк булсын, спортка тартсын иде.
Лилия ЙОСЫПОВА.
Тренеры белән