Көннәр җылына башлауга, күпләр, бигрәк тә кызлар, җылы киемнәрдән җиңелчәгә күчә. Тик язга ышанып бетәргә ярамый шул. Кайчак май аенда да кар ява, салкын җилләр исә. Яз көне хатын-кызларда еш күзәтелә торган авырулар хакында медицина фәннәре кандидаты, Республика клиник хастаханәсендә табиб, акушер-гинеколог Диләрә МУСИНА белән сөйләштек.
“ДӘВАЛАНМАСАҢ, БАЛА ТАБА АЛМАУ КУРКЫНЫЧЫ АРТА”
— Үсмерләр арасында хәзер шундый мода: кыска куртка, бил ачык, тубык күренеп тора, яланаякка кроссовка кияләр. Кышкы суыкта да капрон оектан йөргән кызлар бар. Салкын тию хатын-кызларда нинди чирләргә китерә?
— Кызларның бу рәвешле киенүләрен күреп: “Гинекологлар эшсез калмый”, — дип шаяртканыбыз да бар. Ә җитди итеп әйткәндә, болай киенү генә хатын-кыз чирләренә сәбәп була алмый анысы. Әгәр кеше салкында озак басып тормаса, машинада барса, урамга тиз генә чыгып керсә, зыян юк. Иң куркынычы — елның теләсә кайсы фасылында аяклар юешләнү, туңу. Бу исә кешедәге хроник чирләрне кузгатып җибәрә, аналык, аналык җиңсәсе, күкәйлекләр, сидек куыгы ялкынсынуга, герпес инфекциясе таралуга китерергә мөмкин. Кече оча органнарында (органы малого таза) кисәк авыртулар күзәтелә. Шуңа да салкында туңгансыз икән, өйгә кайтуга, аякларны җылы суга тыгып утырырга, аннары коры оекбаш кияргә кирәк.
— Күкәйлекләргә салкын тигәндә, нинди билгеләр күзәтелә? Авыруны вакытында дәваламасаң, нәрсәсе белән куркыныч?
— Күкәйлекләргә суык тигәндә, корсакның аскы өлеше авырта, бил сызларга, исле, төсле бүлендекләр килергә мөмкин. Кайчакта күрем циклы бозыла. Йә ул килми тоткарлана, йә киресенчә, бик күп килә. Кайберәүләрнең тән температурасы күтәрелә. Вакытында дәваламасаң, хроник чиргә әйләнергә, спайкалар барлыкка килергә мөмкин. Бу исә киләчәктә йөккә уза алмау куркынычын арттыра.
“ТАР ЧАЛБАР ЗЫЯНЛЫ”
— Хатын-кыз авыруларының тагын берсе — цистит…
— Цистит ул — сидек куыгының лайлалы тышчасы ялкынсыну. Ул нәкъ менә туңганнан гына килеп чыга димәс идем. Күп очракта аның сәбәпчесе — организмда яши торган микроблар. Туңганда, иммунитет какшаганда, стресс кичергәндә, бу микроблар ныграк үсеш алырга, шул сәбәпле цистит кузгалырга мөмкин. Шулай ук инфекциянең читтән йогуы да ихтимал. Әле тагын җенси якынлык кылганнан соң хатын-кызларда еш күзәтелә торган цистит та бар. Моны булдырмас өчен, җенси якынлыктан соң кече йомышны үтәргә, аналык җиңсәсенә хлоргексидин сиптерергә киңәш ителә. Гомумән, цистит булмасын дисәң, аякларны җылыда сакларга, кысып торган кием кимәскә, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, бәдрәфкә барасы килгәндә түзеп йөрмәскә кирәк. Цистит вакытында җенси әгъза әчетеп авырта. Гел сиясе килү теләге күзәтелә, бәдрәфтән чыккач та, кече йомышны үтәп бетермәгән хис кала, эч астан авырта. Үз белдегең белән, интернеттан карап, иптәш кызым киңәш итте, дип кенә дәваланырга ярамый, белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Цистит вакытында нарат җиләге, башка шундый ялкынсынуны киметә торган үлән чәйләре эчәргә була.
— Димәк, кысып торган кием дә авырулар китереп чыгарырга мөмкин?
— Әйе, аз хәрәкәтләнү, кысып торган кием хатын-кызлар өчен файдалы түгел. Ул хроник авыруларны катлауландыра. Оча органнары (органы таза) кан белән җитәрлек тәэмин ителми. Кан утыра. Аналык җиңсәсендә бактерияләр күләме үзгәрә. Нәтиҗәдә исле бүлендекләр барлыкка килә. Кысан кием киючеләр еш кына “молочница”дан интегә. Эштә, урамда тар киемнәрдән йөрергә туры килсә дә, өйгә кайтуга җайлы, иркен кием кияргә кирәк. Медицинада “джинсовый таз” дигән төшенчә бар. Гел кысан чалбар киеп йөргән кызларның оча сөяге тиешенчә формалаша алмый, тар булып кала. Шуңа да бигрәк тә җитлегеп бетмәгән үсмер организмы өчен тар киемнән йөрү зыянлы.
“ГИНЕКОЛОГКА ЕЛЫНА БЕР ТАПКЫР КҮРЕНЕГЕЗ”
— Стринги киюнең зыяны юкмы?
— Стринги кигәнче, эчке киемне бөтенләй кимәвең яхшырак. Берничә сәгатькә генә кию турында сүз бармый, гел стрингидан йөрүчеләр дә бар. Кысып торган әлеге эчке киемне кигән хатын-кызда арт юлдан җенси әгъзаларга инфекция күчәргә мөмкин. Бу — сәламәтлек өчен куркыныч.
— Гинекологка елына ничә тапкыр күренергә кирәк?
— Авыруларны кисәтү максатыннан гинекологка елына бер тапкыр күренеп, мазок анализы, УЗИ тикшерүе узсаң җитә. 25 яшьтән соң онкоцитология анализын тапшырырга кирәк. Әгәр бүлендекләр килсә, эч авыртса, күрем тоткарланса, бу очракта кичекмәстән табибка барырга киңәш ителә.
— Хатын-кыз авыруларын кисәтү өчен нинди киңәшләр бирер идегез?
— Японнар, көненә ун мең адым атларга кирәк, дигәнне юкка гына уйлап чыгармаган. Хәрәкәт итү хатын-кыз өчен файдалы. Даими рәвештә олы, кече йомышны үтәргә кирәк. Гинекологка вакытында күренеп тору күп авыруларны вакытында ачыклап, дәваларга ярдәм итә. Көтелмәгән йөккә узуны булдырмас өчен, тәртипсез җенси тормыш рәвеше алып бармау, саклану чараларын куллану мөһим. Аякларны туңдырмагыз. Аналык стенкаларын ныгыту да файдалы. Моның өчен Кегель алымын (махсус күнегүләр интернетта бар) куллану, шулай ук “Гейша адымы” дигән күнегүне ясау ярдәм итә. Ягъни бот арасына теннис шарын кыстырып, вак-вак адымнар белән йөрергә кирәк. Иң мөһиме — тормыштан канәгать булып, шөкер итеп, позитив рухта яшәү. Галимнәр, озак вакыт кешегә үпкә, ачу саклап яшәү, көнләшү хатын-кыз сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин, дигән нәтиҗәгә килгән.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
Фото: © svitlanahulko/123rf.com