Лаеш районы Имәнкискә авылында язучы Гүзәл апа Галләмова иҗатына багышланган “Китаплы юл” дигән чара узды. Гүзәл ханымның күптән түгел “Җанкайларым” дигән унберенче китабы чыкты, быел ул Татарстан Язучылар берлегенә дә кабул ителде. Язучының бәйрәменә каләм әһелләре, журналистлар, әдәби марафончылары һәм авылдашлары килгән иде.
Имәнкискә — Казан ханлыгы чорында ук нигез салынган борынгы авыл. Чырпы авыл җирлегенә кергән авыл Чулман елгасының бик киң булып җәелеп аккан уң як ярына урнашкан. Җәен аеруча матур. Шуңа бу яклардан ял итүче халык өзелми. Соңгы халык саны буенча, авылда 700 дән артык кеше яши, мәчет, мәктәп, мәдәният сарае, сәүдә нокталары эшли.
“ӘЙДӘ, ПРЕЗИДЕНТТАН СОРЫЙК”
Авылның мәдәният сарае җыйнак кына бер катлы бинада урнашкан. Баксаң, бик матур тарихы бар икән. Шушы авыл кешесе Вилдан абый Гарипов 100 яшен клубта гармун уйнап бәйрәм итәргә тели. Тик клуб иске, халык өстенә ишелүе бар, дип курка бабай. Шул фикерен ул чактагы җирле депутат, мәктәп директоры Кәүсәрия Гаяновага җиткерә. “Соң, әйдәгез, президентка хат языйк”, — ди депутат. Авылдашлары, ул чакта депутат ярдәмчесе, бүген инде үзе Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Раил Шәмсетдинов тырышлыгы белән 2017 елда мәдәният йорты салына. Тик, кызганыч, Вилдан бабай анда гармун уйный алмый…
Күршедә генә мәктәп, ул ике катлы бинада урнашкан.
— Үзебезнең авыл балалары гына укый, моңа сөенәбез, татар мохите саклана. Чөнки күршедә рус авыллары, — диде мәктәп директоры Алия Шәймөхәммәтова.
Коллектив көчле, дигән фикергә килдем. Чөнки бу мәктәптә шактый танылган шәхесләр — артистлар Асылъяр, Мәдинә Гайнуллина, Минвәли Габдуллин, язучылар Гүзәл Галләмова, Айсылу Имамиева, галимнәр, депутатлар тәрбияләнгән.
Авылның музее да мәктәп бинасында. Иван Грозный басып алганнан соң, Казан тирәсендәге олы юллар өстендәге 60 чакрым радиуста татар авыллары булырга тиеш түгел дигән фәрман чыга. Имәнкискә 59 нчы чакрымда булса да сакланып калган. Аның матур риваяте бар. Имеш, авыл башында ике рус гаиләсе яшәгән. Аксакаллар аларга тияргә кушмаган. Татарларны көчләп чукындыру башлангач, русларның файдасы тия. Авылны чукындырырга килгән миссионерлар беренче йортка керсәләр, аларны иконалар белән каршы алалар һәм авылда руслар яши дип ышандыралар. Шулай итеп, Имәнкискә татар авылы булып кала.
“РОМАН ӨЧ ЕЛ ЯЗЫЛДЫ”
Гүзәл апа бәйрәмне үзе башлап җибәрде. 20 ел мәдәният өлкәсендә эшләгән кеше мондый чарада утырып тора алмый инде. Ул үзенең язмышы, йөгереп эшләп йөргән җирдән, ишетү сәләтен югалтып, ялга китәргә мәҗбүр булуы һәм яраткан эшен, сәламәтлеген югалтуын кабул итә-итә, елый-елый “Зәңгәр кыңгыраулар” китабын язуы турында сөйләде. Күпме үҗәтлек, үздисциплина кирәк!
— Берүзем өйдә утырам. Кулыма каләм алдым. “Зәңгәр кыңгыраулар” җыры авылдашым Алия апа тавышы белән күңелемдә яңгырап торды. Ноутбуктан шул җырның көен куям, тик ишетмим… Колонкага кулым белән кагылып, шул рәвешле тавышны тоеп кушылып җырлыйм… Романда үз тормышымдагы кичерешләрем кергән урыннар шактый. Шуңа аны язу авыр бирелде. Язам да елыйм… Хәтта дөньялыктан ваз кичеп, роман тормышына күчтем. Өч ел язылды ул, — дип сөйләде Гүзәл апа, “Зәңгәр кыңгыраулар” китабы турында.
Шушы авыр вакытында аңа укытучысы, ул чактагы мәктәп директоры (хәзер лаеклы ялда) Кәүсәрия Гаянова ярдәм итә. Беренче китапларын бастырырга әзерләүчесе дә ул була. Кәүсәрия Гаяз кызы 45 ел гомерен Имәнкискә мәктәбенә багышлаган, Татарстанның атказанган укытучысы. Тумышы белән Кукмара районыннан.
— Авыл халкы бервакытта да мине Зөфәр хатыны димәде, “безнең Кәүсәрия” диделәр, — дип горурланып сөйләде ул.
Бик зур бәяләмә бу чыннан да! “Уңышка ирешим дисәң, башкарган эшеңне яратырга кирәк” дигән девиз белән, 70 яшендә дә җәмәгать эшләрендә кайный ул.
“ИШЕТМӘГӘН КИЛЕШ КОРЪӘННЕ ӨЙРӘНДЕ”
Авылдашлары хөрмәт итә Гүзәл ханымны һәм аның ихтыяр көченә соклана.
— Гүзәл ишетмәгән килеш Коръән, намаз укырга өйрәнде. Мин кычкырып укыйм, ул минем авыздан карап, шуны кабатлый, аңлашылмаган урынын язып бирә идем, — дип сөйләде Миңлесорур абыстай Хафизова.
Чарада шагыйрьләр Булат Ибраһим, Рәсимә Гарифуллина да катнашты.
— Гүзәл ханымның китаплары әдәби марафонда катнашучылар арасында иң популяр унлыкка керә, — диде Әдәби марафонны башлап, бик күпләрне китап укыткан, хәтта китап язарга этәргеч биргән Раил Гатауллин.
Балаларны әдәбиятка тарту өчен күп бәйгеләр оештыручы шагыйрә, Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия директоры Рәхимә апа Арсланова да якташын котларга кайткан иде. Ул шигъри конкурста катнашкан авыл балаларына дипломнар да тапшырды. Димәк, Имәнкискәнең булачак танылган шәхесләре үсеп килә.
Чулпан ГАЛИЕВА.