Шпинат, маринадланган креветкалар, черри помидорлары, кыяр, “Фетакса” сыры, каты пешкән йомырка, көнҗет.
Әче-баллы соус.
Кыярны — ярымтүгәрәкләп, сырны — вак шакмаклап, йомырканы теләгәнчә турарга, помидорларны урталай бүләргә. Яссы тәлинкәгә шпинатны таратып салырга. Аннан кыяр, помидор, йомырка, сыр, креветкаларны матурлап салырга. Өстенә көнҗет һәм соус сибәргә. Бик матур һәм тәмле салат килеп чыга.
Роза МОРТАЗИНА, Казан.