Төчкерү намазны бозамы? Әгәр намазда төчкерсәң, нишләргә?
Әлфия апа, Казан.
Казандагы “Өметлеләр” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт САФИН:
— Гыйбадәт кылганда төчкерү намазны бозмый. Бохари хәдисләр җыентыгында: “Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә төчкерүне ярата, ә авыз ачып иснәүне яратмый”, — диелә. Мөхәммәд пәйгамбәрнең сөннәте буенча, төчкергән кеше: “Әлхәмдүлилләһ” (“Аллаһка мактау булсын”) дип әйтергә тиеш. Бу сүзне ишеткән мөселман төчкерүчегә “Йәрхәмүкәллаһ” (“Аллаһ сиңа да рәхимле булсын”) дип җавап кайтара. Тик намаз вакытында төчкергән кеше эчтән генә “әлхәмдүлилләһ” дип әйтә. Төчкергән кешегә кычкырып җавап кайтару намазны боза.