1 кг бакча җиләге, җиләкнең баллылыгына карап, 600-800 г шикәр комы, 10-15 г агар-агар, 1-2 чәй кашыгы лимон согы, 50 мл су.
Чистартып юылган җиләкләрне берничә кисәккә бүлеп, калын төпле савытка салырга, өстенә шикәр комын салып, 2-3 сәгать тотарга. Ул арада сок бүленеп чыга. Аннан сүрән утта кайнатырга куярга. Агар-агарга салкын су кушып, 15 минут тотарга. Җиләк өстенә лимон согы салып, 15 минут сүрән утта кайнатырга. Аннан агар-агарлы суны кушып, тагын 5 минут кайнатырга.
Джемны кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырырга кирәк.
Гөлнара ГАЛИМУЛЛИНА, Мамадыш районы Олыяз авылы.