Резеда ТӨХФӘТУЛЛИНА, Тинчурин театры артисты, җырчы:
— Бурятия республикасының Мухоршибирь дигән районына килү насыйп булды. Байкал Сабан туе оештырылды, шунда катнаштык. Кеше шактый җыелган иде, бик матур булды. Туристлар да күп килә. Милли ризыклары буззыдан авыз иттек. Икенче көнне Байкал күленә алып килделәр. Кайнар чыганакларда булдык. Шундый кызык: күлнең бер урыныннан кап-кайнар су агып чыга икән, ә икенче бер җирендә — басып булмый торган салкын су. Табигате искиткеч, таулар бик матур. Шаманнарны да күрдек. Халкы бик тыйнак, яшәү рәвешләре гади. Эшләдек тә, ял да иттек. Бик күңелебез булып, 17 июньдә Казанга кайттык.