Подаграны элек “патшалар авыруы” дип йөрткәннәр. Дөньякүләм танылган шәхесләр: әйтик, Исаак Ньютон, Альберт Эйнштейн, Петр I, Микеланджело, Леонардо да Винчиның да бу авырудан интеккәне билгеле. Хәзер исә подагра иң еш таралган чирләрнең берсе санала. Аның килеп чыгу сәбәпләре, дәвалау, кисәтү юллары хакында Казандагы 8 нче шәһәр хастаханәсендә терапия бүлеге мөдире Зәлия МИНЕГАЛИЕВА белән сөйләштек.
“ПОДАГРА ИР-АТЛАРДА ЕШРАК ОЧРЫЙ”
— Зәлия Альбертовна, подагра нинди авыру ул?
— Медицина теле белән аңлатканда, подагра (подагрический артрит) — организмдагы матдәләр алмашу процессында күзәтелгән кимчелекләр. Бу вакытта сидек кислотасы өчен җаваплы пуриннар алмашы бозыла, нәтиҗәдә организмның кайбер тукымаларында сеңер кислотасы тозлары артып китә. Подагра ир-атларда 6-7 тапкыр ешрак очрый. Статистика буенча, алар барлык авыручыларның 80-90 %ын тәшкил итә. Гадәттә, 40-50 яшьтә ирләр подагра белән авырый башлый, ә хатын-кызларда 50 яшьтән соң, климакс чорында барлыкка килүе бар.
— Ни өчен подаграны “патшалар, артистлар авыруы” дип атыйлар?
— Чир турыдан-туры туклануга бәйле: ул артык гәүдә авырлыгы булган, ит ризыкларын, алкогольле эчемлекләрне еш кулланган кешеләрдә очрый. Аннары тарихый чыганаклар буенча да, урта гасырлардан алып XX гасырга кадәр подагра белән бай кешеләр интеккән, шуңа күрә аны “патшалар авыруы”, “байлар авыруы” һәм “аристократлар чире” дип йөртәләр. Подагра белән ешрак иҗадый һөнәр ияләре, җитәкчеләр, галимнәр интегә.
— Чир нидән барлыкка килә?
— Гади итеп аңлатканда, авыру сидек кислотасы алмашы бозылу аркасында килеп чыга. Сәламәт кешедә сидек кислотасы канга эләгә һәм бөерләр аша чыга. Кайчак аның күләме канда артып китә һәм, тозлар кристаллашып, буыннарга утыра. Кайбер кешенең бөерендә ташка әйләнә. Кемдәдер подагра китереп чыгаруы бар. Кыскасы, авыру нәселдән күчәргә, дөрес тукланмау аркасында, пуринлы ризыклар күп ашаганда, бөерләр эшчәнлегендә кимчелекләр булганда барлыкка килергә мөмкин.
“ТӨП БИЛГЕ — БУЫННАР СЫЗЛАУ”
— Подаграның билгеләре нинди?
— Авыру кисәк башлана. Төп билгесе — буын сызлау. Еш кына аякның баш бармагы зарарлана, шулай ук тез, балтыр буыны, бармак буыннарына зыян килергә мөмкин. Бу урын шешә, тире кызгылт зәңгәр төс ала, авырткан урын хәрәкәтләнми, тән температурасы күтәрелергә мөмкин, хәлсезлек барлыкка килә. Кайбер кеше бер аягына — ботинка, икенчесенә тапочка кия. Авыртудан аяк киемен дә киеп булмый кайчак. Тик сөяк шешү һәрчакта да подагра дигән сүз түгел. Бу үзгәреш яссы табанлылык аркасында булырга да мөмкин. Подагра вакытында авырту, гадәттә, берничә көн дәвам итә, озаккарак барганда, берничә атнага сузыла. Аннары тынып тора. Шулай ук буын зарарланган җирдә тире асты төеннәре (тофуслар) формалашырга мөмкин. Подагра вакытында еш кына бөер зарарлана, анда ташлар барлыкка килә һәм бөер каналлары ялкынсына.
— Кайбер хатын-кызлар ябыгыр өчен бәвел кудыра торган препаратлар эчә. Алар подагра китереп чыгара аламы?
— Сидек кудыра торган препаратларны үз белдеклелегең белән, бигрәк тә ябыгу максатында куллану, чынлап та, подагра барлыкка килүгә сәбәпче булырга мөмкин. Бу дарулардан соң бөерләр аша сыеклык тизрәк чыга, әмма кайбер очракта сидек кислотасы тоткарлана һәм организмда утырып кала. Бу рәвешле ябыгу күп кенә проблемалар китереп чыгара ала.
— Подаграны ничек дәваларга?
— Чирне анализлар ярдәмендә ачыклыйлар һәм участок терапевты ревматологка юллый. Подаграны дарулар ярдәмендә дәвалыйлар. Кайбер очракта тире асты төеннәрен бетерү өчен операция дә ясыйлар. Авыруны вакытында дәваламасаң, өзлегүләр килеп чыгарга, хроник подагра артриты барлыкка килергә мөмкин, нәтиҗәдә буыннар тагын да ныграк авырта, ялкынсыну процессы арта. Иң куркынычы — бөерләргә зыян килү. Пациентларның күбесе буын авыртуы сәбәпле түгел, ә авыру китереп чыгарган инфаркт, инсульт, бөер чирләре аркасында вафат була. Подаградан интеккән кешедә йөрәк-кан тамырлары авырулары, шикәр диабеты еш күзәтелә. Канда сидек кислотасын киметә торган даруларны куллану һәм махсус диета тоту бик мөһим.
“ИТНЕ ЧИКЛӘРГӘ, ЯШЕЛЧӘ АШАРГА”
— Подагра турыдан-туры туклануга бәйле, дисез, аерым диета бармы?
— Подагра диетасы шактый кырыс, әмма ул авыруның хәлен яхшыртырга ярдәм итә. Авырганда пуринга бай ризыклар кулланмаска, аларны чикләргә киңәш ителә. Пуринның төп чыганагы — сыер, бозау ите. Кош итендә ул азрак була. Балыкка килгәндә, подагралы кеше өчен иң зарарлылары — сөләйман балыгы, шпрот, кильки, сардина, тәрәч балыгы (треска). Диңгез ризыклары пуринга бик бай. Рационда казылык булмаска тиеш. Шулай ук гөмбә, әче борыч, шоколад, дөге, инҗир, геркулес, төсле кәбестә киңәш ителми. Сыра, шәраб, шампан кебек эчемлекләрне бөтенләй чикләргә кирәк. Курыкмыйча кулланырга мөмкин: азотлы минераль су, лимон кушылган су, соклар. Сөт продуктлары, яшелчәләр: бәрәңге, кыяр, помидор, кишер, суган, чикләвекләр, җиләк-җимеш, ярмалар, бал, май ашарга ярый. Цитруслы җимешләр, чия файдалы. Ит, балык ризыкларын атнага 2-3 тапкыр кулланырга киңәш ителә. Ә менә майда пуриннар юк диярлек.
— Чирне ничек кисәтергә?
— Әйткәнемчә, подагра булмасын өчен, дөрес тукланырга, гәүдә авырлыгын нормада тотарга, спиртлы эчемлекләр эчмәскә кирәк. Шикәр күләмен чикләргә, пуринлы ризыкларны күп кулланмаска, ашамыйча йөрмәскә киңәш ителә. Ач тору шулай ук матдәләр алмашы бозылуга китерә, бу кандагы сидек кислотасы күләмен арттырырга мөмкин. Подагра авыруы күп эшләүчеләрдә, үз сәламәтлеген кайгыртмаучыларда ешрак очрый, дидек. Шуңа да үзегезгә карата игътибарлы булыгыз, вакытында ашагыз, эшне ял белән аралаштырыгыз. Барыбыз да сәламәт булыйк.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.