Бакчада песи бөтнегенә (котовник) урын табыгыз, ул ала миләүшәне (лаванда) алыштыра. Лавандадан талымсызрак, тиз тарала.
Песи бөтнеге җәй буе чәчәк ата, тирә-юньгә хуш ис тарата, лимон катыш бөтнек исе бал кортлары, күбәләкләрне җәлеп итә. Котовникның шәмәхә, ак, алсу төстәгеләре дә бар. Шәмәхәсе аеруча матур, “Голубой ковер”, “Фассена” сортлары популяр (фотода).
Котовник кояшлы урынны ярата, күләгәдә гөмбәле чирләргә тиз бирешә. Беренче билгеләре күренү белән “Топаз” сиптерегез. Туфракның төренә таләпчән түгел, дымга кытлыкны да җиңел кичерә.