Татарстанның халык артисты Айгөл БАРИЕВА өчен 2024 ел зур вакыйгаларга бай булды һәм шулай дәвам итә дә. Бу арада җырчының күңелле мәшәкатьләр белән йөргән мәле. Айгөл җиң сызганып 50 яшьлек юбилеена әзерләнә.
— Тормышымда югалтулар аз булмады. Иң якын, газиз кешеләрем арадан иртә китеп барды. Ләкин Аллаһы Тәгалә һәрберебезгә сынаулар бирә һәм бу юкка гына түгел, — ди Айгөл. — Ул безгә шушы сынауларны тиешле дәрәҗәдә, югалып калмыйча, кеше булып үтеп, алга таба атлый алырбызмы икән, дигән ният белән сынап бирәдер. 50 яшемә Аллаһы Тәгаләмә бары рәхмәтләр генә әйтеп кереп барам.
“КҮҢЕЛ 18 ДӘ ШИКЕЛЛЕ”
— Айгөл, җәен кайларда булырга, ниләр эшләргә өлгердең?
— Җәй минем өчен бик кызу бара. Чөнки, әйткәнемчә, юбилей елым. Ял да иткәнем юк. Бөтен нәрсә шуның белән бәйле. Җәйнең яртысы Сабантуйларда йөреп узды. Казахстан якларында булып кайттым. 1991 елда, институтка укырга керүгә, ноябрьдә беренче гастрольләр Казахстанның Талдыкорган шәһәрендә оештырылган иде. 30 елдан артык вакыт үткәч, кабат шул якларга бардым.
13 июльдә “Миссис Казани” дигән дәрәҗәле исемгә лаек булдым.
— 50 яшь тула дигәч, күңелгә нинди уйлар килә? Ярты гасыр! Синең өчен азмы ул, күпме?
— Элек миңа 50 яшьлек кешеләр шундый олы кебек тоела иде. Үзем шушы яшькә җиткәч, бер дә алай хис итмим. Күңел 18 дә (көлә) кебек. Чынлап торып, менә ярты гасыр үтеп бара. Шуны әйтә алам: һәрбер мизгел өчен Аллаһы Тәгаләмә рәхмәтлемен. Тормышта нәрсә теләдем, барысын да бирде. Үземне бик бәхетле кеше дип саныйм.
— Айгөл, әти-әниле, сабый чакларың турында сөйләшик әле.
— Нинди яктан карасам да, әти-әни минем өчен идеаль кешеләр булды. Һәр бала өчен үзенекеләр шулайдыр инде ул. Алар иң-иң яхшы сыйфатларын бирергә өлгерде. Бу тормышта аз яшәсәләр дә, миңа мәхәббәтне калдыра белделәр. Бик булдыклы, талантлы, гади, шул ук вакытта зыялы, зәвыклы кешеләр иде. Матурлыкны күрә белделәр. Әтиемне барыгыз да яхшы белә — Камал театрында
25 ел эшләгән, Татарстанның атказанган артисты Шамил Бариев. Ул мине җырларга, гитарада, шахмат уйнарга өйрәтте. Аңа ияреп балыкка йөри идем. Төрле яктан бик белемле кеше булды. Әнием гомер буе балалар бакчасында музыка тәрбиячесе булып эшләде. Мине зәвыкка, кечкенәдән мөстәкыйльлеккә өйрәтте. Пианинода уйный, матур җырлый, яхшы тегә, бәйли, бик тәмле итеп пешерә иде. Музыка мәктәбенә мине әни алып барды.
— Арадан киткәннәренә шактый еллар үтте инде…
— Әти үлгәнгә — 30, әнинең арадан киткәненә 26 ел узды. Урыннары оҗмахта булсын! Һәрвакыт уемда, йөрәгемдә. Әти чыгышы белән Саба районыннан. Олы Арташ авылында туган, мәктәпкә кергәч, Явлаштауга күчтеләр. Бабаем Мәсхүт Бариев мәктәп директоры иде. Әбием Шәмсенур укытучы булып эшләде. Ул мәктәпкә Шамил Бариев исеме бирелде, шул исемдә музей бар. Мәктәп урнашкан урам да әти исемен йөртә. Әнием тамырлары белән Теләче районы Иске Җөри авылыннан. Балачакта бик еш кайтып йөрдем. Яшьлектә гел Саба районы Иләбәр авылына кайттым. Балаларым да андагы туганнарда үсте.
“30 ЕЛДАН АРТЫК ИҖАТТА”
— Сәхнә кешесе булачагың кайчан билгеле булды, Айгөл?
— Ул этаплап барды. Әти, гитара алып, кечкенәдән мине гел җырлата иде, кунакка баргач та ялындырып тормадым. Х сыйныфта укыганда вокал-инструменталь ансамбльдә җырлап, аз-маз акча эшли башладым. Институтта “Сорнай” ансамбленә йөрдем. Иҗат юлым шушы төркем белән башланып китте.
Беренче профессиональ сәхнәгә адымны әти белән бергә ясадым. УНИКС сәхнәсендә “Синең өчен чәчәк җыям” җырын дуэт итеп башкардык. Сәнгать өлкәсенә үзеннән-үзе кереп киттем. Ләкин максатым җырчы булу түгел иде. Укытучы булырга теләдем.
— Мәктәптә эшләдең дә кебек бит әле син?
— Кияүгә чыкканчы, мәктәптә эшләп алдым, башлангыч сыйныфларга татар теле укыттым. Ә өйләнешкәч, Себергә китеп, мәдәният үзәгенә урнаштым. Өч ансамбль алып бардым, концертлар бирдем. Кияүгә чыкканчы ук аудиокассетам дөнья күреп өлгерде. Аны әтиемә багышлап чыгардым. Шул вакытта бераз таныла башлаган идем. Казанга кайткач, бер-бер артлы балаларыбыз туды.
— Иҗат, сәхнә эшчәнлегенә ничә ел булды, Айгөл?
— Хезмәт кенәгәм 1991 елда ачылды. Казан милли-мәдәни үзәгенең “Сорнай” ансамбле солисты дип язылган. Шуннан бирле иҗатта. 30 елдан артты.
— Кыен чакларда, илһам булмаганда, үзеңне ничек кулга аласың?
— Төрле чаклар баштан узды. Күңел төшкән вакытлар да булды. Ләкин төшенкелеккә бирелмичә, гел алга баруымны белдем. Кәеф булмаса да, ул халәттән бик тиз күчә алам. Депрессиягә озак бирелеп, шуның турында гына уйлап, үземне жәлләргә тырышмыйм. “Булды, алга киттек!” — дип яши торган кеше мин. Тормыштан, иҗат, дуслар, гаиләм, матурлыктан көч табам. Аллаһы Тәгалә көчне миңа Үзе бирә. Аңа ышанып, алга таба атлыйм.
— Бер төркем артистлар “Кызлар пати” клубы оештырган идегез. Бүген дә гамәлдәме ул? Күрешкәлисезме?
— “Кызлар пати” бүгенге көндә дә бар. Төркемгә җиде ел булды. Без хәзер бер гаилә кебек. Аралашабыз, еш булмаса да, күрешкәлибез. Бер-беребезгә терәк булып торабыз.
“ИКЕНЧЕ КӨННЕ ҮК ТӘКЪДИМ ЯСАДЫ”
— Линар белән танышу тарихын белсәк тә, кабат искә төшерик әле. Ул көн хәтердә ничегрәк сакланып калган?
— 1997 елның 1 ноябре иде. Без бик тиз таныштык. Ул вакытта ике эштә эшлим: мәктәптә татар теле укытам һәм балалар вокал ансамблен алып барам. Көннәрдән бер көнне иптәш кызым шалтыратып: “Бер егетнең синең белән танышасы килә. Ул — иремнең икетуган абыйсы. Ялга кайтты. Кунакка килгәч, кассетаңны күрде һәм синең белән бик кызыксынды”, — диде. Вакытым да юк иде кебек. Әни белән икәү яшибез, әти вафат иде инде. Шулай да ризалаштым, дус кызыма кунакка киттем. Линар килеп керде. Озын кара пәлтә кигән, шундый чибәр егет. Ничектер, бер күрүдә үк бер-беребезне йөз ел белгән кебек, шундук аралаша, көлешә башладык, җиңел, рәхәт кеше булып тоелды ул миңа. Икенче көнне үк килеп тәкъдим ясады.
— Өйләнешкәч, Себердә озак яшәдегезме?
— Кияүгә чыккач, монда бөтен эшемне ташлап, Линар артыннан Себергә киттем. Чөнки ул вакытта ирем хәрби иде. Себердә бер ел яшәдек. Аңа хәтле Линар анда 18 ел торган иде. Килешү вакыты тәмамланып, аны озайтмады. Казанга кайттык. Себердә яшәү җиңел булмады. Хәрби бистәдә тордык. 1998 ел, авыр чор, акча алышынган вакыт. Хезмәт хакын акчалата түгел, коры паек белән бирделәр. Хәрбиләр тулай торагында яшәдек. Ләкин авыр булса да, бик рәхәт, күңелле иде. Ул елларны җылылык белән искә төшерәм. Анда күп дуслар калды.
— Син һәрчак ирең ышыгында, аның кайгыртуын, яратуын тоеп, бәхетле хатын, бәхетле әни булып яшәдең. Инде Линарның арадан китүенә ике ел вакыт үтте, Айгөл…
— Мин 25 ел хатын-кыз бәхетен белеп, рәхәтен тоеп яшәп кала алдым, дип сөенеп рәхмәт әйтәм. Кемдер аның бер елын да күрмәгән бит. Аллага шөкер, балаларым бар. Линар миңа ике зур бүләк ясап калдырды. Бик матур тормыш кордык. Барысын да үзебез эшләп таптык. Бик күп сәяхәт иттек. Бер-беребезне аңлап яшәдек. Линар төпле, сабыр кеше, чын ир заты иде. Миңа беркайчан бернәрсәдә киртәләр куймады. Ни телим, шуны эшли идем. Һәрвакыт ирек бирде. Бөтен уңышларым бары тик иремнең миңа карата шундый мөнәсәбәттә булуында. Аңа барысы өчен дә рәхмәтлемен. Урыны оҗмахта булсын! Әлбәттә, үлемне беребез дә сорап алмый. Ләкин Аллаһы Тәгалә аңа шулай язган. Югалту ярасы төзәлми һәм беркайчан төзәлмәячәк. Бик сагындыра. Еш булмаса да, төшкә кергәли. Безгә ул бик җитми. Ләкин нишләтәсең… Алга таба яшәргә кирәк.
— Улыгыз Камил Мәскәүдә укуын тәмамлады. Анда калырмы?
— Камил ГИТИСның актерлык факультетын тәмамлады. Әлегә ул Мәскәүдә. Белгечлеге буенча урнашып, шунда төпләнеп каласы килә. Бик тырыша, барысын да үзе эшли.
— Айлинә дә диплом алган иде. Ул нинди өлкәдә хезмәт куя?
— Айлинә КАИны кызыл дипломга тәмамлады, самолет төзелеше инженеры белгечлеген алып чыкты. Бер ел шул юнәлештә эшләде. Хәзер үзен башка өлкәдә сынап карыйсы килә. Әлегә ул да эзләнүдә. Үз юлын табачагына ышанам.
— Өстәмә эшең турында да әйтеп узсаң иде.
— Челтәрле бизнеста эшмәкәр мин. Инде биш елдан артты. Ул бизнеска кереп киткәндә дә тирәмдәгеләрнең бөтенесе каршы иде. Ләкин эчке сиземләвем бар. Һәрвакыт эстрадага гына ышанып торырга түгел, тагын берәр керем чыганагы булсын иде, дип теләдем. Керем буенча гына түгел, тормыш рәвешем дә үзгәрде. Өйдән тулаем бөтен химияне алып аттым. Сәламәтлегем ныгыды. Хәзер инде даруханәдән дару да алып эчмибез.
— Гомрә хаҗында булып кайттың. Аннан соң кыйммәтләр, яшәү төшенчәләре үзгәрдеме?
— Быел елым кече хаҗ кылу белән башланды. Гомрәгә Линар белән икәү барырга хыялланган идек. Ике ел элек хәзрәттән сорый да башладык. Ләкин бергә барып өлгермәдек. Быел исә Рамил хәзрәт Юнысның төркем җыюын күргәч, шундук язылдым.
— Дингә ныклап килү, намазга басу кайчан башланды?
— Дингә якынаю кечкенәдән килә. Дини гаиләдә үстем. Ике яктан да дәү әни, дәү әтиләрем бик дини кешеләр иде. Кечкенәдән миңа догалар өйрәттеләр. Мәктәп елларында ураза тота башладым. 33 яшемдә намаз укырга тотындым. Гомрәдән кайткач, намазны бер дә калдырмыйча укыйм һәм яулык ябарга булдым.
— Айгөл, быел тормышыңда тагын бер зур вакыйга булды.
— Апрельдә миңа “Татарстанның халык артисты” исеме бирелде. Бу дәрәҗәле исемгә 30 ел килдем. Аны әтием истәлегенә багышлыйм. Чөнки әти үлгән елны шушы исемне алырга тиеш иде, ләкин өлгермәде. Документлары киткән иде инде. Әтине җирләгәндә: “Кайчан да булса синең өчен бу исемне алырга тырышырмын”, — дип әйттем. Быел шушы теләккә ирештем. Халкыма, җитәкчеләребезгә рәхмәт!
Тамашачыма, газета укучыларга бары тик изге теләкләр телим. Һәр көнгә сөенеп, канәгать булып яшик. Дөньялар тынычлансын. Бала хәсрәтләре күрмичә, сау-сәламәт булып, озын гомер яшәргә насыйп итсен. Күңел тынычлыгы, ике дөнья бәхете теләп калам. 26 августта Камал театрында узачак юбилеемда очрашканга хәтле!
Лилия ЙОСЫПОВА.