3 кг помидор (турарга яки иттарткычтан чыгарырга), 200 мл үсемлек мае, 1 кг суган, 1 кг кишер, 1 кг баллы борыч, 2 стакан дөге (бүрттерергә), 4 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, 1/3 чәй кашыгы төелгән кара борыч, 2 аш кашыгы 9 %лы аш серкәсе.
Суганны вак итеп турап, үсемлек маенда 5 минут кыздырырга. Угычтан уылган кишер өстәп, 10 минут, туралган баллы борыч кушып, тагын 10 минут кыздырырга. Иттарткычтан чыгарылган помидор өстәп, 45 минут кайнатырга. Шикәр комы, тоз, дөгене кушып, 15 минут кайнатырга. Аш серкәсе өстәп болгатырга. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, калай капкач каплап төреп куярга.
Гөлнур ГАРИПОВА, Ютазы.