2 аш кашыгы желатинны 0,5 стакан салкын суга салып, 30 минутка бүрттерергә куярга. Желатинны өчкә бүләргә.
Бүрттерелгән желатинның ике өлешен тимер савытка салып, сулы савыт өстендә эретергә, кайнап чыкмаска тиеш. 600 г 15 %лы каймакка 100 г шикәр пудрасы, ванилин, 2 өлеш желатин кушып, яхшылап болгатырга. Массаны формаларга салып, 20 минутка суыткычка куярга. Ак катлам әзер.
Калган желатинны да сулы савыт өстендә эретергә. 300 г җиләкне блендерда издерергә, тәменчә шикәр комы, желатинны кушарга. Кызыл массаны ак катлам өстенә салып, 20 минутка суыткычка куярга. Аннан бизи аласыз. Угычтан уылган шоколад сибәргә, җиләк, бөтнек яфрагы белән бизәргә мөмкин. Суыткычта 2 сәгать тоткач, табынга чыгарырга була.
Эльмира КАМАЛИЕВА, Арча.