• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 15.10.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Бакчачы почмагы

“КАРБЫЗ-КАВЫН КЫЗУ ҖӘЙНЕ ЯРАТА”

“КАРБЫЗ-КАВЫН КЫЗУ ҖӘЙНЕ ЯРАТА”

Карбыз, кавын үстерүчеләр елдан-ел арта. Хәзер безнең климатка яраклашкан сортлар да күп, бакчачылар да остара бара, бер-берсеннән киңәшләр ала, тәҗрибә уртаклаша. Быел Апас районы Дәүләки авылында яшәүче Ринат Сәлимовның карбызы уңган.
— Карбызны 10 апрельдә чәчкән идем. “Скорик”, “Зеленая торпеда” һәм танышлардан алган түгәрәк сортны үстердем. Язның ничек киләчәген алдан белеп булмый бит, шактый озак өйдә үстерергә туры килде, сабаклары озынаеп сузыла башлагач, борчыла да башладым. 25 майда ачык грунтка чыгардым, әле көннәр салкынча иде, пленка астында үстерергә туры килде. 5-6 яфрактан соң очын чеметтем. Карбыз үзәк сабакта уңыш бирә, 2-3 сабакка җибәрдем, 3-4 җимшән барлыкка килү белән очын өзеп бардым. Шулай ук кырыйдагы ян сабакчаларын даими кисеп торырга кирәк, бу эшне 2-3 көнгә бер эшләргә туры килә.
Карбыз-кавынга берничә тапкыр кычыткан һәм бозау тизәген әчетеп сиптем. Башка ашламалар кулланмадым. Икесе дә җылы як үсемлеге, кызу яраталар. Быелгы җәй карбыз, кавын өчен бик үк кулай булмады, шулай да үстеләр, өлгерделәр. Беренче карбызны июль азагында өздек, эче кызыл, бик тәмле иде. “Зеленая торпеда”ның кайберләре 10 кг нан зуррак үсте. Аннан көн саен диярлек яңгырлар китте. Төннәр салкынча, әллә туфракта дым күп булу сәбәпчеме, тәмендә үзгәреш сизелә башлады. Күбесен җыйдым, чөнки ярыла башладылар, түгәрәк сортлар гына сабакта калды, алар алай ук зур үсми икән, — дип аңлатты Ринат.
Карбыз һәм кавынны янәшә утыртмаска киңәш итә бакчачы. Кавын суны бик яратмый икән, шуңа утыртканда ук кырыена туфрак өеп, төбенә генә су сибеп торырга, яфракларына, сабагына тидермәскә кирәк. Ә карбызга кызу вакытта көнгә 2-3 тапкыр су сибеп торган.

Роза НУРГАЛИЕВА.

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
ХӘРБИ ДУСЛАР, ЯКЫННАР – ТӨП ТЕРӘК
Төрлесеннән

ХӘРБИ ДУСЛАР, ЯКЫННАР – ТӨП ТЕРӘК

by irekmanager irekmanager
13 октября, 2025
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru