Башкортстанның Тәтешле районы Кашкак авылында яшәүче аш-су остасы Гөлнара ФӘРХЕТДИНОВА борщ пешерү өчен яшелчәләрне кыздырып, савытларга тутырып, туңдыргычка куя икән.
— Әзер шулпага кәбестә, бәрәңге салып, заправка кушасы гына кала. Яшелчә чама белән алына, иң мөһиме — чөгендерне помидор белән томалап пешерергә. Кишер-суганны томат пастасы һәм баллы борыч белән кыздырырга кирәк, — дип аңлатты аш-су остасы.
Эш тәртибе болай. Эре угычтан уылган чөгендер һәм туралган помидорны үсемлек маенда кыздырырга. Аз гына аш серкәсе өстәргә. Икенче табада вак итеп туралган суган, эре угычтан уылган кишер һәм туралган баллы борычны кыздырырга. Яшелчәләр йомшаргач, 2 аш кашыгы томат пастасы кушып, томалап пешерергә.
Контейнерга кыздырылган кишерле суган, өстенә 1-2 лавр яфрагы һәм вак итеп туралган сарымсак салырга һәм кыздырып пешерелгән помидорлы чөгендерне өстәргә.
Заправка туңдыргычта сакланырга тиеш.
Роза НУРГАЛИЕВА.