Гөлназ СОЛТАНОВА, җырчы:
— Раифа бистәсендә училищеда балаларга вокал дәресләре укытам. Анда авыр язмышлы балалар белем ала. Укып чыккан укучыларым белән “Россия 1” каналында “Привет, Андрей!” тапшыруында катнашып кайттык. 12 октябрьдә күрсәттеләр. Шундый яхшы каршы алдылар. Балалар һәркемнең күңелен яулады. Анда катнашу турында хыялланмаган да идек. Андрей Малаховны электән яратып карыйм. Ул мине биергә чакырды һәм мактады да әле. Балаларга, миңа шундый хисләр биргәне өчен зур рәхмәт!