Көзен теплицаны төтенләп калдырмакчы идем. Күкерт шашкасы яндырыргамы, әллә тәмәкенеке дә ярыймы?
Айрат, Яшел Үзән районы.
Күкерт шашкасы гөмбәле чирләр һәм корткыч бөҗәкләргә каршы кулланыла. Янганда күкерт газы барлык ярыкларга кереп тула, ул корткычлар, күгәрек гөмбәчекләре, зарарлы микроорганизмнарны юк итә. Күкерт исе кимерүчеләрне дә куркыта. Күкерт шашкасын яндырыр алдыннан теплицаны җыештырырга, барлык тимер әйберләрне чыгарырга кирәк. Теплица каркасына машина мае яки солидол сыларга тырышыгыз, күкерт кислотасы металлны күгәртә. Күкерт шашкасы агулы, ике көн ябык тотыгыз, аннан ике көн җилләтмичә, теплицага кермәгез.
Язын күкерт шашкасы белән үсемлекләр утыртырга кимендә өч атна алдан эшкәртергә кирәк.
Тәмәке төтене гөблә, акканат (белокрылка), яфрак ашаучы кортлар, пәрәвез талпаны, трипсларны юк итәргә булыша. Төтенләгән теплицада үсемлекләр гөмбәле чирләргә бирешми. Бер шашка 20 кв. метр мәйданга исәпләнгән.