Актаныш районы Пучы авылыннан редакциябезгә соңгы айларда зар сүзләре еш килеп тора. Әле Сабантуй уздыру-уздырмау буенча авыл халкы белән җитәкчелек арасында бәхәс, әле концерт оештыруда авыл җирлеге белән каршылыклар… Шушы көннәрдә тагын бер хат алдык.
— Былтыр авылда елга буйларын ялт итеп чистартканнар иде. Быел тагын тигәнәк басты. Авыл уртасы чытырманга чумып, елгабыз сазлыкка әйләнеп бетә. Бернәрсә җыештырылмады, — дип яза авыл халкы исеменнән Альфред Мәрданов. — Узган ел күпме зур эшләр башкарылып, шуның өчен тотылган акча суга салынган кебек булды инде. Тәртипкә китерәсе иде. Авылның чүплеккә әйләнүен теләмибез.
2023 елда сулыкларны чистарту, экореабилитация проекты кысаларында Пучы авылында Сарышлы елгасы буенда зур эшләр башкарылган. Елга территориясен тулысынча чистартканнар, ярларны ныгытканнар.
— Без, авыл халкы, шундый эшләр башкарылгач бик сөендек. Әмма бу шатлык озакка бармады. Хәзерге көндә территория яңадан элекке халәтенә кайтты. 2024 елда үлән бөтенләй чабылмады. Кырыйлары гына түгел, авылның эче тигәнәккә батты. Ялгыш бер шырпы яки тәмәке төпчеге төшү җитә, коры үләннән зур янгын чыгачак. Өйләр дә якын урнашкан, — ди Альфред Мәрданов. — Елга буйларына хәзер якын бара торган түгел. Авылда халык башлыкка баш күтәреп нидер әйтергә курка. Мондый хәлгә күз йомып торырлыгыбыз калмагач, үз исемемнән “Халык контроле”нә гариза юлладым. Актаныш районы башкарма комитеты исеменнән: “Елга тирәсендә тигәнәкләр чабылды. Әмма суның бик акрын агуы аркасында, аның “чәчәк атуы”ннан котылып булмый”, — дигән җавап алдым. Табигый ресурсларыбызны яхшыртмаслармы дип көткәндә, мондый җавап гаҗәпләндерде, билгеле. Экореабилитация проекты буенча шулай акчалар тотылып та, башкарылган эшләр контрольгә алынмагач, аның файдасы бармы икән соң?.. Сулык көннән-көн начарая. Монда чистарту буенча даими эшләр алып барырга кирәклеге көн кебек ачык. Сарышлы елгасы — безнең өчен бик мөһим су чыганагы. Аны һәрчак карап торырга кирәк. Әлеге эшләр буенча бюджеттан бүленгән акчаларның нинди максатларда тотылуын да аңлатсыннар иде. Моны сорарга хакыбыз бар. Шул очракта халыкның да җитәкчеләргә ышанычы булыр.
Пучыда күптән түгел авыл җирлеге башлыгы алышынды. Хәзер әлеге вазыйфаны Фәрит Фәйзуллин башкара.
— Авылда хәзер мине яратмаучылар да аз түгел инде. Гел ниндидер аңлашылмаучанлыклар… Әле бу вазыйфага дүрт-биш ай элек керештем генә. Алга таба акрынлап җайланыр, — дип сүз башлады Фәрит абый. — Суның “чәчәк ату”ы бер бездә генә түгел, башка якларда да күп күзәтелә, бу — табигый күренеш. Җыеп алып бетереп була торган нәрсә түгел бит инде. Башка бер авылда сулыкка балыклар җибәргәч, алар суның “чәчәген” ашап бетереп, чистарттылар. Бездә дә шулай булыр дип ышанабыз. Балык җибәргәннәр дә иде кебек. Тора-бара үрчеп китсә, чистарыр. Тигәнәкләргә килгәндә, әйе, авыл эчендә елга буйларын чүп үләне басты. Аларга тиеп булмады. Кешеләр яллап эшләтергә куркыныч. Төшеп китсәләр, Алла сакласын. Елга ярлары ишелеп бара. Күрәсең, ныгыту бөтен таләпләргә туры китереп эшләнмәгән. Белгечләр белән сөйләшеп карадым. “Шушы чүп үләннәренең тамырлары аркасында гына бу ярларның балчыгы китми тора”, — диделәр. Әлеге гариза буенча үзебезгә дә районнан чыктылар. Без хәбәрдар. Елгадан читтәрәк, җайлырак урыннарны, күпер кырыйларын чистартырга тырышабыз. Кулда техника булмагач, анысы да җиңел түгел. Кешеләр арткы якларыннан, аскы өлешләрне үзләре матур итеп чабып чистартты. Бу — ял урыны булсын, матурлык өчен, дип эшләнгән территория иде. Барысына да тиз генә ирешеп булмый шул.
Җирлек аңлатмасыннан да, Актаныш районының башкарма комитеты тарафыннан җибәрелгән җаваптан да алар канәгать түгел. Хәзер, барысын да тәфсилләп аңлатып, ТР Рәисе Р.Миңнеханов исеменә хат юллаганнар.
— Бер үлән дә йолкынмаган, чабылмаган килеш, территория тигәнәктән чистартылды, дип ничек җавап тотып була? — ди Альфред Мәрданов. — Ниндидер тиеш булмаган әйбер сорамыйбыз. Авыл, сулык, аның чисталыгы, экология өчен борчылып язуыбыз. Тиешле чаралар күрелсен өчен, бар көчне куячакбыз.
Лилия ЙОСЫПОВА.