250 г пешкән сыер ите, 2 суган, 2 кишер, 2 тозлы кыяр, 2 тырнак сарымсак, тоз, борыч, майонез.
Итне саламлап турарга. Суганны ярымбоҗралап турарга, кишерне угычтан уарга. Үсемлек маенда суганны, 2 минуттан кишерне салып, бергә кыздырырга. Тозлы кыярны саламлап турарга. Савытка ит, кишер белән суган, тозлы кыяр салырга. Угычтан уылган сарымсак, тоз, борыч өстәп, майонез салып болгатырга. Бераз суыткычта тотарга кирәк.
Алинә МӘҖИДУЛЛИНА, Царево.