• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 22.10.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Сәхнә арты

Рөстәм АСАЕВ: “УЛЫМНЫҢ ҖЫРЛАГАНЫН БЕЛМИ ДӘ ИДЕМ”

Рөстәм АСАЕВ: “УЛЫМНЫҢ ҖЫРЛАГАНЫН БЕЛМИ ДӘ ИДЕМ”

— Рөстәм абый, улыгыз да җырлый икән?
— Язын бер уйламаган җирдән улым Мөслим белән “Балалы солянка” концертында “Гармун моңы” җырын дуэт итеп башкардык. Миңа 15 яшемдә шундый дәрәҗәле концертлар залында чыгыш ясау тәтемәде, Мөслим өчен сөенеп бетә алмыйм. Улыма әлеге исемне кумирым, баритон тавыш иясе Мөслим Магомаев хөрмәтенә кушкан идем. Мөслим күбрәк гитарада шөгыльләнә, спорт төрләреннән волейболны үз итә. Аның җырлаганын белми дә идем, укытучысы ике ел элек, җырларга кирәк, дип әйткән.
— Сез төрле чараларда еш чыгыш ясыйсыз. Төп эш урынында нинди уңышларыгыз бар?
— Казан шәһәр филармониясендә эшлим. Хәзер спектакльләр куябыз. Оркестр белән дә шактый концертлар эшләргә өлгердек. Гөлшат апа Зәйнашеваны искә алу кичәсен, Ильяс Камалның бәйрәмен үткәрдек, “Кави-Сәрвәр” операсында җырладым. Рәшит Ваһапов концертлары белән дә Россия буйлап чыгыш ясыйбыз. Кыскасы, төрле жанрда эшли алу — зур шатлык! Бәйрәмнәргә, төрле чараларга чакырып торалар.
— Туган ягыгыз Башкортстанның Благовар районы Болышлы авылына еш кайтасызмы? Анда дин көчлеме?
— Еш кайтып булмый шул. Ләкин җай чыккан саен гүзәл табигатьле Болышлыма ашкынам. Ике ел элек әтием Мәҗит үлеп китте. Әнием Рәмзия, Аллаһка шөкер, исән-сау. Аңа 69 яшь. Авылыбызда мәһабәт бина — мәчетебез бар. Авылда вакытта үзем дә азан әйтәм. Ураза, Корбан гаетләренә мәчеткә халык күп җыела.
Рөстәм Асаев 5 яшьтән үзлегеннән гармунда уйнарга өйрәнсә дә, кечкенә чагында артист булырга хыялланмаган. Берара хәтта фермер булырга да теләгән. Казанга 2006 елның маенда килә. “Казан нуры” оркестры белән Рөстәм Яхинның “Киек казлар китә” җырын башкарып, шәһәр филармониясенә эшкә урнаша. Рөстәм Асаев татар, рус, башкорт, итальян, немец телләрендә җырлый.
Арыслан ГӘРӘЕВ.

Хәбәрләр

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Биектауда әкәм-төкәмнәр үрчетү фермасы ачылган.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
“КӨЗЕН 9 МЕҢ АГАЧ УТЫРТТЫМ”
Төрлесеннән

“КӨЗЕН 9 МЕҢ АГАЧ УТЫРТТЫМ”

by irekmanager irekmanager
17 февраля, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru