• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 01.06.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Татар дөньясы

“ЕГЕТЛӘРГӘ БИШ ТӨРЛЕ КОРЫ АШ ӘЗЕРЛИБЕЗ”

“ЕГЕТЛӘРГӘ БИШ ТӨРЛЕ КОРЫ АШ ӘЗЕРЛИБЕЗ”

Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында яшәүче Резеда апа белән Илдус абый Хафизовларның өйләре кечкенә бер заводны хәтерләтә. Алар капчык-капчык кишер, чөгендер, бәрәңге, яшел тәмләткечләр, алма киптерәләр. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга коры ашлар, башка кирәк-ярак әзерлиләр. Бу эшләрне икәү генә башкаруларына гаҗәпләнеп тә, сокланып та куясың. “Кайсы көнне ашарга да вакыт калмый, чәй эчәбез дә йокларга ятабыз, тәгәрмәчтәге тиен кебек. Вакыт белән исәпләшмибез. Сәламәтлек, теләк, бердәмлек, сабырлык булса, барысына да өлгерергә мөмкин. Иң мөһиме — дөньялар тынычлансын, егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын”, — ди Хафизовлар. Үзләренең дә бер кияүләре махсус хәрби операциядә катнаша.

— Хатыным Резеда интернеттан Лаеш районы Усад авылындагыларның махсус хәрби операциядәге егетләргә коры аш ясаганнарын күреп: “Әйдә, без дә әзерләп карыйк”, — диде. Усадка барып өйрәндек. Былтыр декабрьдә бу эшне башлап җибәрдек, — дип сөйли Илдус абый.
Башта Казанга базарга барып, яшелчә турый торган җайланмалар сатып алып кайтканнар.
— Бәрәңге, кишер, чөгендерне пешереп, чистартып, угычтан уып, пешкән итне иттарткычтан чыгарып, суган, укроп, сарымсакны турап киптерәбез. Әле менә бер төн эчендә 50-60 кг яшел тәмләткеч турап куйдык, — ди Илдус абый.
Ипине шакмаклап турыйлар. Берьюлы 18-25 буханка киптерәләр. Резеда апа җәй буена 1230 банка кыяр тозлаган.
— Берәр литрлы 835 банка тозлы кыярдан, кипкәч, 430 г гына кала. Яшелчәләрне үзебез әзерләргә тырышабыз. Быел 115 кг сарымсак, 70-80 кг суган үстердек, шөкер. Көздән үк 8 әр метр озынлыкта 18 түтәл сарымсак, 8 түтәл суган утырттык, — ди Илдус абый.
Өйләрендә 7 электр киптерү җайланмасы эшли. Берсен Саба районыннан бүләк иткәннәр. Калганнарын Илдус абый үзе ясаган. Хафизовлар болын-кырларга чыгып, шифалы үләннәр җыя. Аларны блендерда ваклыйлар, чәйләр ясыйлар.
— Алманы киптереп, кечкенә пакетларга тутырабыз. Алай кесәгә тыгып йөртергә ансат. Ашларны, су булмаганда, егетләр коры килеш тә ашый икән. Безнең ярдәмнең аларга барып җитүенә, егетләргә ярдәм итә алуыбызга сөенәбез, — ди Резеда апа.
Азык-төлектән тыш Хафизовлар окоп шәмчекләре, коры душ, исән калу браслеты, махсус шырпылар ясыйлар.
— Исән калу браслетын бу айда 40-45 данә җибәрергә исәплибез. Ул паракорд дигән нык баудан ясала. Солдатларга авыр чакларда, әйтик, яралыларны күчергәндә, нидер бәйләргә кирәк булса, зур ярдәмче була ала. Бер очыннан тартсаң, браслет 5 метрлы бауга әйләнә, — ди Илдус абый. Махсус шырпылар исә җилдә дә сүнмичә 11 минут яна ала.
— “Кытай” таягының башына 4 шырпы бәйлибез. Аны салфетка белән урыйбыз, җеп белән чорныйбыз да парафин агызабыз, — ди әңгәмәдәшем. Резеда апа өч бала әнисе буларак ташлама белән пенсиягә чыккан. Бу эшләрдә пенсия акчасы нык ярдәм итә, диләр.
— Эшне башлап җибәргәндә, Балык Бистәсе районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садиков булышты. Райондагы мәктәп коллективлары, Яңа Арыш авылы мәктәбе директоры Дамир Нәбиуллин, авыл халкы акчалата, тауарлата ярдәм итәләр. Районыбызның Биектау авылы халкы, Лаеш районыннан Столбище, Усад авылларыннан ярдәм килде. Чистайдан яшеренү ятьмәсе, мендәр, одеяллар китерделәр, — ди Хафизовлар.
Биектау авылында да гуманитар ярдәм әзерләү белән шөгыльләнүче Наил һәм Розалия Гайфетдиновлар бар. Хафизовлар исә барлык әзерләгән әйберләрен аларга илтә.
— Бу айда 1100 ләп коры аш җибәрдек. Наил бөтен әйберне әзерләп бетергәч, үз машинасы белән Кукмарага алып бара. Аннан Илдар исемле егет гуманитар ярдәмне махсус хәрби операциядәге солдатларга җиткерә. Күп нахак сүзләр ишетәбез, имеш, безгә гуманитар ярдәм әзерләгән өчен хөкүмәт акча түли, стаж языла… Мактасыннар дип эшләгәнебез юк, кайсы көнне яшелчәләр турап, иртәнге сәгать 3-4 тулганын сизми дә калабыз, күңел кушканга, егетләребезгә ничек тә булса ярдәм итик дип тырышабыз, — ди Хафизовлар.
Күптән түгел алар 100 метр махсус каеш кайтарткан. Аны кулланып, носилка тегеп карарга исәплиләр.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.

 

Хәбәрләр

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Балтач районында һәр яңа туган бала өчен ата-аналар бер тапкыр 25 мең сум акча ала.

Тәтеш районы Татарстанда беренче булып чәчүне төгәлләде.

Мәктәпләрдә җәйге каникуллар 26 майда башлана һәм 31 августка кадәр дәвам итәчәк.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

БӘХЕТЛЕ БУЛЫР ӨЧЕН, КЕМНЕДЕР БӘХЕТЛЕ ИТӘРГӘ КИРӘК
Татар дөньясы

БӘХЕТЛЕ БУЛЫР ӨЧЕН, КЕМНЕДЕР БӘХЕТЛЕ ИТӘРГӘ КИРӘК

by irekmanager irekmanager
27 мая, 2025
«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»
Сәхнә арты

«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»

by irekmanager irekmanager
29 мая, 2025
“ХАТЫНЫМ КАРТАЕРГА ИРЕК БИРМИ”
Сәхнә арты

“ХАТЫНЫМ КАРТАЕРГА ИРЕК БИРМИ”

by irekmanager irekmanager
26 мая, 2025
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru