• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 01.06.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Татар дөньясы

КАЗ ЙОЛКЫЙ УҢГАН КЫЗЛАР

КАЗ ЙОЛКЫЙ УҢГАН КЫЗЛАР

Көзнең соңгы аена да аяк бастык. Ноябрь башында күпчелек район, авылларда беренче кар яуды. Бу исә каз өмәсен гөрләтеп уздырып җибәрү өчен менә дигән форсат. Кемнәрдер авылдашларын, туганнарын җыеп өмә үткәрсә, икенчеләр гаиләләре белән каз йолкуны өстен күрә. Эш беткәч, хуҗабикәләр өмәдә катнашучыларны каз бәлеше һәм каз маенда кыздырылган коймак белән сыйларга ашыга.

“Бер көнлек каз бәбкәсе 190 сум”
Гөлфинә ГАРИПОВА, Азнакай районы Чалпы авылы:
— Бер көнлек каз бәбкәсе 190 сум иде. Казларны 1 майда алып, 28 октябрьгә хәтле үстердем. Аларны күп асрамыйм, унбишне алдым. Аллаһка шөкер, бөтенесе исән-сау үсте. Җәйге каникул вакытында оныкларым Гадел белән Әдилә бәбкә саклады. Бакчабыз артында гына инеш бар, шунда коенып үстеләр. Элегрәк казларны ике кызым белән генә чистарта идем, быел зурлап өмә ясарга уйладым. Өмәгә олы кызымның дуслары килде. Казлар 4-6 килограмм булды. Каз өмәсе шундый кызык һәм күңелле үтте.

“Казлар 80 % яшеллек ашап үсә”
Гөлназ белән Кәфил ГЫЙМРАНОВЛАР, Апас районы Коштавылы авылы:
— Быел 500 каз үстердек. Бер айлык казны 530 сумга алдык. Казлар чит җиргә кайткач, стресс кичерә. Хуҗалыкта бөтен уңайлы шартлар тудырылган. Казлар 80 % яшеллек ашап үсә. Аларны сакладык. Август җитсә, кош гриппы дип тотыналар. Бөтен саклану чараларын күрәбез. Казлар янына караучылар гына керә. Дару да эчерәбез. Ноябрь ахырында суя башлыйбыз, кеше яллап йолкытабыз. Чувашстанның Чишмә авылы кызларын алып киләбез, алар чип-чиста итеп үз эшләрен башкара. Казларның бер өлешен каклап, калганын ыслап сатабыз.

“Иң авыры — 7 кг”
Нәзирә ХӘЙРУЛЛИНА, Зәй:
— Яз көне иртә белән йомыркадан чыккан каз бәбкәләрен төнлә китереп тә бирделәр. “Линда”, “Кучербаевские”, “Холмогор” токымлы кошлар алдык. Бер көнлек каз бәбкәсе — 330, “Холмогор”лар 570 сумнан иде. 600 каз алдык, шуның 300 ен биби килеш саттык, 300 ен үстердек. Язын бераз авырлык булды. Чөнки апрель, май тоташ яңгырлардан торды. Сарайда җылы булсын өчен ут суздык. Ирем Фәрит казлар өелешеп бер-берсен сытмасыннар дип, аларны тәүлек буе күзәтте. Махсус азык, соңрак бодай, кукуруз ашаттык. Хәзер матур итеп өмәләр уздырабыз. Казларның иң авыры 7 килограмм иде. Чистартылган казның килосын — 700, тозлаган һәм ысланганын 1300 сумнан сатабыз.

“Казларны айның азагында суярга кирәк”
Нурия КУДАКАЕВА, Оренбург өлкәсе, Саракташ районы Никитино авылы:
— 16 майда бер көнлек 20 каз бәбкәсе алдык. 350 сумнан саттылар. Кошларны үстерү кыен булмады. Дөрес, янәшәдә сулык һәм күлләр юк. Казлар алдыннан суны өзмәдек. Аларны айның азагында суярга кирәк. Болай иткәндә, шырпылы булмый. Шулай ук халык арасында кош-кортны нинди числода аласың, шул көнне башкарсаң яхшырак, дигән сүзләр дә йөри. Көннәр салкынайтса, йон үстерә. Без ел да казларны төгәл алты ай тотып суя идек, быел иртәрәк чалырга туры килде. Юбилеем алдыннан эшне төгәлләдек, 8 казны үзебезгә калдырдык. Оренбург өлкәсендә казның килограммы 750-800 сумнан йөри. 10 казымны танышларыма 650 сумнан саттым.

АРЫСЛАН ГӘРӘЕВ.

 

Хәбәрләр

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Балтач районында һәр яңа туган бала өчен ата-аналар бер тапкыр 25 мең сум акча ала.

Тәтеш районы Татарстанда беренче булып чәчүне төгәлләде.

Мәктәпләрдә җәйге каникуллар 26 майда башлана һәм 31 августка кадәр дәвам итәчәк.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

БӘХЕТЛЕ БУЛЫР ӨЧЕН, КЕМНЕДЕР БӘХЕТЛЕ ИТӘРГӘ КИРӘК
Татар дөньясы

БӘХЕТЛЕ БУЛЫР ӨЧЕН, КЕМНЕДЕР БӘХЕТЛЕ ИТӘРГӘ КИРӘК

by irekmanager irekmanager
27 мая, 2025
«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»
Сәхнә арты

«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»

by irekmanager irekmanager
29 мая, 2025
“ХАТЫНЫМ КАРТАЕРГА ИРЕК БИРМИ”
Сәхнә арты

“ХАТЫНЫМ КАРТАЕРГА ИРЕК БИРМИ”

by irekmanager irekmanager
26 мая, 2025
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru