• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 02.10.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Матур туган ягым

“СӘЛИЯ ЧИШМӘСЕ АВЫЛ ЭЧЕНӘ КИТЕРЕЛДЕ”

“СӘЛИЯ ЧИШМӘСЕ АВЫЛ ЭЧЕНӘ КИТЕРЕЛДЕ”

Балтач районы Нөнәгәр авылында “Сәлия” чишмәсе хәзер авыл эчендә челтерәп ага. 19 октябрьдә ачылыш тантанасы булган, бәйрәм оештырганнар. Моңа хәтле дә ике чишмәне яңарткан булганнар.

— Заманында чишмә Сәлия елгасы буенда ургылып чыккан. Шуңа “Сәлия” дип йөртелә. Элек өске якта иде, халык аңа бик еш йөрде. Соңрак ләм басты, яраксыз хәлгә килде. Төзекләндерү эшләре төгәлләнде: чишмә, 400 м торба сузып, авыл эченә китерелде, — дип сөйли Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Илһам Закиров. — Әлеге зур эш дәүләт программасы буенча түгел, үзара салым акчасын да тотмадык, иганәчебез булышлыгы белән башкарылды. Авылдашыбыз, Росприроднадзорның Идел-Чулман төбәкара идарәсе һәм Балтач районы якташлар җәмгыяте җитәкчесе Фаяз Фәнил улы Шакиров иганәчелек итте. Бөтен чыгымнарны ул күтәрде. Авыл халкы исеменнән зур рәхмәт. Балтач егетләре — подрядчы оешма килеп эшләде. Чишмә янында күл дә бар. Кышын шунда балык җибәрделәр. Әтиләр көнендә уха пешереп, авылның ир-егетләрен сыйладык. Матур итеп эшләнгән чишмәбез тәмле суы белән сыйлап кына калмый, ул — күпләрнең яраткан ял итү урыны да. Чишмәләрне авыл халкы, мәктәп коллективы, балалар чистартып тора. Өмәләр дә оештырабыз.
Лилия ЙОСЫПОВА.

Хәбәрләр

Биектауда әкәм-төкәмнәр үрчетү фермасы ачылган.

1 октябрьдә китап сөючеләр өчен XXXIII “Әдәби марафон” башланды.

Язучы Әхәт Гаффар иҗатына багышланган сайт ачылды: gaffar.ru

4 октябрьгә кадәр “Тәңкә атналыгы” уза — банкларда тәңкәләрне банкнотларга алыштырып була.

11-12 октябрьдә Казанда М.Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры гастрольләре уза.

Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш 1 октябрьдә башлана.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ЭКРАНДА БИК ҖИТДИ ҺӘМ УСАЛ КҮРЕНӘСЕҢ, ДИЛӘР”
Сәхнә арты

“ЭКРАНДА БИК ҖИТДИ ҺӘМ УСАЛ КҮРЕНӘСЕҢ, ДИЛӘР”

by irekmanager irekmanager
5 февраля, 2024
“БЛОГЕР БУЛАМ, ДИП ТЫРЫШЫП ЙӨРГӘНЕМ БУЛМАДЫ”
Тырышкан табар

“БЛОГЕР БУЛАМ, ДИП ТЫРЫШЫП ЙӨРГӘНЕМ БУЛМАДЫ”

by irekmanager irekmanager
25 сентября, 2025
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“ҖИҢЕЛМЕ, КЫЕНМЫ, БЕЛМИМ… — БЕЗГӘ РӘХӘТ”
Сәхнә арты

“ҖИҢЕЛМЕ, КЫЕНМЫ, БЕЛМИМ… — БЕЗГӘ РӘХӘТ”

by irekmanager irekmanager
25 июня, 2024
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru