Дәүләт реестрында хөрмәнең 14 сорты исәпләнә, аларны Кырым һәм Кавказда үстерәләр. Безгә кайта торган иң популяр сортлар белән танышыгыз.
Хиакуме — сатучылар аны “Королек” дип тәкъдим итә. Ул аксыл кызгылт сары төстә, төшләре бар. Төшләре күбрәк булган саен баллырак була.
Зенджи Мару — кибет, базарларда “Шоколадница” дип тәкъдим ителә. Бу хөрмәнең төсе көрәнрәк, орлыгы күп, тыгыз, яхшы саклана, авызны бөрештерми.
Шенг — сатуга “Ромашка”, “Инжирная” атамалары белән чыга. Башка төрләрдән аермасы: чәчәк кебек сегментларга аерылып тора. Баллы, авызны бөрештерми. Иртә өлгерә, октябрьдән үк сатуга чыга.
Персимон — сатуга “Рохо Бриллианте” атамасы белән чыга. Аксыл саргылт төстә, авызны бөрештермәсен өчен, аны еш кына углекислый газ белән эшкәртәләр. Сусыл, баллы. Бу сорт соң өлгерә.
Шарон — сатуга “Триумф” атамасы белән чыга. Ул алма белән хөрмә гибриды, орлыксыз, авызны бөрештерми, тәмле.
Хачиа — “Пирамидка” атамасы белән таныш, чөнки формасы конуссыман. Шактый эре, өлгереп җиткәне баллана, йомшармаганы авызны бөрештерә.